Газетага язылу

Иске кәгазь акчалар чир йоктыра

Табиб-терапевт Ольга Чиркова News.ru порталына биргән әңгәмәсендә күп тапкыр кулланылышта булган кәгазь акчалар аша тән тиресе, сулыш юлы һәм ашкайнату системасы инфекцияләрен йоктырып була, дип белдергән.

"Кәгазь акча, бигрәк тә күп тапкыр кулланылышта булган иске акча өслегендә, стафилококк, стрептококк, эчәк таякчыгы кебек бактерияләр "яшәргәр" мөмкин. Моннан тыш кайбер кәгазь акчалар аша гөмбәчекләр дә йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә кәгазь акча тотканнан соң кулларны яхшылап юарга кирәк. Иммунитеты начарланган, кулында ачык ярасы булган кешегә дә кәгазь акча белән эш иткәндә сак булырга кирәк", - дип кисәтә табиб.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре