Идарәче компания йортның гомуми милке булган территориядә – парковкада, подъездда урнаштырылган иске яки төзексез батареяләрне алыштыруга бурычлы. Торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт Дмитрий Бондарь “RT” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Фатирда тузуы сәбәпле яраксызга әйләнгән батареяләрне да идарәче компания алыштыра. Әмма Бондарь басым ясап әйткәнчә, фатир хуҗасы бер нәрсәсен үзгәртмәгән очракта гына!
 Әгәр фатир хуҗасы заманчарак модельдәге батареяләр урнаштырса, яки элеккеләрен камилләштерсә, аларны үзе үк карап торуга һәм алыштыруга бурычлы.
 Ә инде җылыткыч батареяләреннән су агып торган, җылылыгы җитмәгән яки бик иске булган очракта идарәче компания бернинди чара күрмәсә, иң элек “Госуслуги Дом” кушымтасы аша идарәче компаниягә мөрәҗәгать юлларга кирәк. Мөрәҗәгать кире кагылса, Дәүләт торак инспекциясенә, Роспотребнадзорга, хәтта прокуратурага шикаять юлларга мөмкин, дип аңлаткан белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез