Юань бөлдерә

Глобаль икътисадта барган үзгәрешләр Россия файдасына түгел. Соңгы көннәрнең чайкалуы Urals сортлы нефть бәясен 50 доллардан да түбәнгәрәк төшерде. Бюджет өчен исә баррельнең кимендә 69 доллар булуы кирәк. Керемнәрнең кимүе чыгымнарны да киметүне сорый, ләкин әлегә Финанс министрлыгы акчаны мул тота.

1–8 апрельләрдә көндәлек бюджет чыгымнары алдагы ай белән чагыштырганда 83 процентка үскән. Бер көнгә 233 миллиард сум акча сарыф ителгән. Чагыштырыгыз: ел башында бер көнгә 133,5 миллиард сум казна акчасы тотылган. Мондый темплар белән барганда, ел ахырына бюджетта чыгым өлеше 48,7 триллион сумга җитәчәк. Планда исә 41,5 триллион сум гына каралган. 7 триллион сумнан артык акчаны каян алырга дигән сорауга җавап юк.

Дөнья икътисадында барган хәлләр чимал бәяләре үсәр дип өметләндерми. Киресенчә, вазгыять хәвефле. Миллиардер Рэй Далио: «Мин рецессиядән дә начаррак нәрсәдән куркам», – ди. Трампның тариф сәясәте һәм АКШның үсеп бара торган бурычы валюта системасын җимермәгәе дигән шөбһә белдерә. Аның фикере чынбарлыкка әйләнсә, моңа кадәр кичерелгән кризислар барысы да уен гына булып тоелачак. Әлегә чин-американ каршылыгы нәтиҗәсендә юань курсының түбәнәюе көтелә. Россия өчен монысы гына да – зур хәвеф, чөнки резервларның күпчелек өлеше чин валютасында саклана. Бу газета хәбәрчесе фикере түгел, Финанс министрлыгы Милли байлык фондындагы акча өчен җитди борчылу белдерә. Фондта 164 миллиард юань саклана. Әлегә бу 1,9 триллион сумга тиң. Чиннар үз валюталарын йомшартса, сумнардагы сан кимер. Финанс җитәкчелеге шуңа күрә запас акчаны башка валюталарга күчерү турында уйлана: альтернатив валюта эзлиләр. Бу Финанс министрлыгы инициативасы белән эшләнә. Сайлау өчен вариантлар аз. Доллар кәнфит кәгазенә әйләнергә торганда, кайсы валютага өмет баглап була? Чиновниклар валютасы резервларны сакларлык дип уйланган илләрнең икътисадын өйрәнә. Дөресен генә әйткәндә, таянырлык бер ил дә юк. Бар илләрнең дә кәгазь валюталары чүп чиләгенә очам дип тора. Финанс министрлыгы белгечләре шулай да Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дирһәменә йөз тота: «...курсы долларга бәйләнгән һәм ныклы икътисадый базага ия», – диләр. Далио фаразы чынга ашса, дирһәмгә багланган өметләр дә чәлпәрәмә киләчәк ләкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре