Югары Ослан район судында РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча җинаять эшен карау дәвам итә. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - җирле мәктәпләрнең берсенең элеккеге директоры, аны аеруча зур күләмдә акча урлауда гаеплиләр.
Алдау юлы белән, аңлы рәвештә, явыз ният белән эш итеп, ир-ат 5 миллион сумнан артык акча урлаган. Зыян күрүчеләр арасында мәгариф системасының күп вәкилләре: ведомство белгечләре, педагоглар, мәктәп директорлары, барлыгы 26 кеше.
Тикшерү барышында ир-ат гаебен тулысынча таныган, кылганнарына үкенүен белдергән. Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез