Моннан 5 ел элек юл фаҗигасенә юлыккан Актаныш кызы Гөлгенә Сафина бөтенләйгә өенә кайта. Ничә еллар Испания клиникасында дәвалану курслары тәмамлану сәбәпле, Гөлгенә Татарстанга кайта. Әнисе Ландыш ханым социаль челтәрләрдә рәхмәт сүзләрен җиткергән.
– Өйгә кайту рәхәт булса да, күңелдә бераз читенлек тә бар. Без 4 елдан артык дәваланган клиникабызны калдырып кайтабыз. Биредә кызымның хәлен яхшырды, аңа 10 операция генә ясадылар. Чит җирдә яшәү җиңел булмады. Дәвалану өчен дә акча кирәк, фатир яллау да бушка түгел. Без бары тик мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән генә дәвалана алдык. Барыгызга да чиксез рәхмәтлемен, – дигән ул. – Татарстанга кайткач та, дәвалануны туктатып булмый. Тагын сезнең ярдәм кирәк. Безне ташламасагыз иде.
Гөлгенә Сафинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 89061170988 телефон номеры Ак Барс, Саклык, Т-Банк карталарына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез