Газетага язылу

Юл кайгысы

Бер сүздә булырга кирәк! Министрлар Кабинетында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта юлдагы иминлекне арттыру өчен бергәләп эшләргә дип килештеләр.

Юл кайгысы
Илдар Мөхәммәтҗанов

Быел республика юлларында аварияләр дә, анда үлүчеләр саны да арткан. Юл сагында торучыларны балалар катнашындагы һәлакәтләрнең күбрәк булуы да борчый. Тукай районы башлыгына исә утырышта район аша уза торган юллар өчен кызарырга туры килде.

Колак салмыйлар

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, быелның ун аенда республика юлларында 2704 авария килеп чыккан. Аларда 275 кеше үлгән, 3258 е имгәнгән.

– Соңгы ун елда республика юлларында аварияләр санын киметә алдык. Әмма быелгы саннар борчуга сала. Юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны илкүләм проект кысасында билгеләнгән фаразлардан да артып китә, – дип искәртте Рөстәм Гарипов.

Федераль трассалардагы иң куркыныч аварияләр Казан–Буа–Ульян юлында теркәлгән. Бер ел эчендә бу юлда килеп чыккан һәлакәтләр саны да, анда үлүчеләр, имгәнүчеләр дә арткан. Аларның күбесе ике машина арасында тиешле араны сакламау аркасында килеп чыккан.

Рөстәм Гарипов иң куркыныч төбәк юлларын да атады. Алардагы аварияләрнең күбесе тиеш булмаган җирдә каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан. Ел башыннан бирле Чаллы–Зәй–Әлмәт юлында 8 кешенең гомере өзелде. Чистай –Түбән Кама юлында 7 кеше әрәм булды.

Баш дәүләт автоинспекторы юлдагы иминлекне арттыру өчен профилактика белән беррәттән, юлдагы каршы полосаларны аерган киртәләр санын, юлларны яктыртуга да игътибарны күбрәк бирергә кирәклеген искәртте.

Район башлыклары белән бер сүздә булып эшләү дә җитми. Әйтик, юл сагында торучылар Арча районы башлыгына 2022 елның декабрендә үк М7 «Волга»–Киров юлының 62–64 чакрымында ясалма яктырткычлар булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма бу хат җавапсыз калган. Яктырткычлар да пәйда булмаган. Ә соңгы ике елда шул урында ике җәяүленең гомере өзелгән.

Баш дәүләт автоинспекторы юлларны кышкы чорга әзерләүгә дә җаваплы карарга чакырды. Куркыныч чор чөнки. Узган елның 1 ноябреннән быелның 1 апреленә кадәр республика юлларында 110 кеше үлгән. «Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, махсус хезмәтләр юлларны вакытында чистартып, бозлавыкка каршы чаралар белән эшкәртеп торырга, ведомстволар үз карамагындагы юлларны даими рәвештә контрольдә тотарга тиеш», – дип искәртте Рөстәм Гарипов.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, бу эшләр вакытында, тиешле дәрәҗәдә оештырылачак, дип ышандырды.

Тотырдың да бетте түгел

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы балалар катнашындагы аварияләргә аерым тукталды. Бер ел эчендә республикада алар катнашындагы аварияләр дә, аларда гомерләре өзелгән, имгәнгән балалар саны да арткан. Төгәлрәк әйтсәк, быелның ун аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 405 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 15 баланың гомере өзелгән. Шуларның 13 е пассажир булган. Саннар узган елгыдан күбрәк. Рөстәм Гарипов бу урында юл сагында торучыларның үзәгенә үткән тагын бер мәсьәләгә тукталды.

– Дәүләт автоинспекциясе тәкъдиме белән үсмерләргә АЗСларда бензин сату тыелды. Әмма юлларда питбайк белән идарә иткән үсмерләр кимемәде. Араларында машина руленә утыручылар да күренә башлады. 17 августта Спас районында «Лада» машинасы белән идарә иткән 15 яшьлек малай юл кырыендагы чокырга әйләнеп төшеп һәлак булды. Тикшерү барышында үсмернең аңа кадәр дә бабасы машинасында еш йөргәне ачыкланды, – дип искә алды Рөстәм Гарипов.

Бу урында утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та түзмәде. «Балалар ике дә уйламый квадроцикл, питбайкка утыралар да чабалар. Монда әти-әни дә җавап тотарга тиеш», – дип ата-аналарны шелтәләде Рәис.

Эшлиселәре күбрәк

Шелтәләү димәктән, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиевкә утырышта шактый кызарырга туры килде. Ник дигәндә, район юллары иң куркыныч юллар исемлегендә беренче урынга эләккән. Ел башыннан бирле районда 80 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше үлгән. Район башлыгына бу хәлгә аңлатма бирергә куштылар. Ул исә, үз чиратында, сүзне ерактан башлап, юл һәм иминлек юнәлешендә районда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар турында сөйләмәкче иде. Әмма Рөстәм Миңнеханов түзмәде, район башлыгының чыгышын туктатып:

– Без сезне монда мактанырга чакырмадык бит. Сезнең район – кызыл зонада. Ни өчен шулай? Сәбәбе нидә? Сүзеңне шуннан башла, – диде.

Камил Нәҗмиев юлдагы куркыныч вазгыятьнең төп сәбәпләрен болайрак аңлатырга тырышты:

– Без һәр очрак буенча Прокуратура белән берлектә утырыш уздырып, анализ ясыйбыз. Юл фаҗигаләренә китергән төп сәбәпләрне дә ачыкларга тырыштык. Аларның күбесе тизлек арттыру, юл кырыена төшеп китү аркасында килеп чыккан. Форсаттан файдаланып, Рөстәм Нургалиевич, сездән Чаллы–Сарман юлын киләсе елгы төзекләндерү эшләре проектына кертүегезне сорыйбыз.

Татарстан Рәисе исә район юлларындагы вазгыятькә җентекле бәя бирер өчен, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышын Тукай районында уздырырга кушты.

– Юл һәлакәтләре, анда имгәнүче, үлүчеләр арта икән, димәк, без нидер эшләп җиткермәгәнбез дигән сүз. Зур акча таләп ителмәгән гади генә эшләр дә бар. Бик күп эшләр башкарабыз кебек, әмма барыбер кайдадыр нидер эшләп бетермибез. Күпме кеше үлгән, никадәре имгәнгән! Хәзер әнә бозлавык башланачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Юллардагы вазгыять – саннарда

 

2025 елның 10 ае

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда

Юл һәлакәте

2704

+2

Үлүчеләр

275

+18

Имгәнүчеләр

3258

–43

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре