Кичә телефоныма сөенечле хәбәр килде. Юрис абыйдан икән. “СВОга 20 нче мунчамны ясап җибәрдем”, – дигән ул. – Ярдәм итүчеләр күп. Чималы булса, ясауның берние юк аның, – ди ул. Мунчага мунчаласын да, себеркесен сөлгесен, ләгәнен, чәй һәм Мамадыш лимонадын да куеп җибәргәннәр.
Бу мунчаны район мәдәният йортлары хезмәткәрләре ярдәме белән төзегән ул.
 Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин СВОга ярдәм итүчеләр белән очрашкан. Юрий абый әйтүенчә, мунчаны илтеп тапшыру чыгымнарын район хакимияте үз өстенә алган.
– “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаренә тугры булуыгыз, егетләребезне кайгыртып торуыгыз, ватанпәрвәрлегегез өчен рәхмәт. Хәрбиләргә безнең җылыбыз җиңәргә ярдәм итсен, – ди Вадим Никитин.
 Юрис абый Шәкүров бу эшеннән туктарга җыенмый. “Исәнлек бар да, ничек инде булышмыйм, ди? Андагы егетләр мине белә. Кайткач, яныма килеп рәхмәтләрен әйтәләр. Безгә ярдәм итү берни тормый, егетләр генә исән-сау булып, тизрәк җиңеп кайтсын иде, - ди олы йөрәкле Юрис абый.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез