Белгеч искәртеп үткәнчә, гамәлдәге закон нигезендә, шәхси мәгълүматларны тарату – кешенең үз ризалыгыннан башка гына аның турында кемнәргәдер җиткерү ул.
Шул рәвешле өй чатында күршеләрнең шәхси мәгълүматларын – ФИО, фатир, телефон номерларын, бурычлары турында мәгълүматларны күрсәтү тыела.
Юрист сүзләренә караганда, идарәче компанияләрнең «яраткан эше» – теге яки бу фатирларда яшәүчеләрнең бурычларын күрсәтеп язу да шәхси мәгълүматларны законсыз тарату булып санала һәм моның өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Хаминский билгеләп үткәнчә, өй чатында шулай ук күршеләр, балалары, машиналары яки фатирлары сурәтләнгән фото-видеолар урнаштырырга ярамый.
Инде килеп, чатта кимсетү сүзләре язу, яла, гайбәт тарату, шулай ук хезмәтләрне рекламалау тыела.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез