Газетага язылу

Кадерсез җаннарның гаебе нидә?

Беркөн социаль челтәрләрнең берсендә: Казанда, шул-шул адрес буенча “Өйгә юл” дигән йортсыз песиләрне урнаштыру буенча мәрхәмәтлелек акциясе үтәчәк, дигән белдерүне күрдем дә, соңыннан юри кызыксындым.

Үттеме икән, песиләрне алучылар булганмы? Баксаң, әлеге чараны “Теремок. Забота. Казань”махсус приюты, миһербанлы эшмәкәрләр ярдәмендә, елга берничә тапкыр үткәрә, монысы утыз икенчесе икән. Бер көндә, берничә сәгать эчендә бу юлы 44 песигә яңа хуҗалар тапканнар булып чыкты. Шулай ук социаль челтәрләрдә өйсез эт-мәчеләргә урамнарда махсус өйләр – җылы урыннар ясау буенча челенджлар бара, анда кушылучылар да, видеотчетлар ясап, башкаларны да шушы мәрхәмәтле адымга өнди. Бар әле, дөньяда мәрхәмәт, дип сөенәсең андый хәбәрләрне күргәндә. Күңелгә искиткеч рәхәт булып китә.

Безнең Балтач районында да “Водстрой” ширкәтендә эшләүче Әнисә Сдыйкова менә ничә еллар инде иясез песиләр-этләрне урнаштыру, аларга хуҗалар табу белән шөгыльләнә. Стерильләтү чыгымнарын күтәрердәй иганәчеләр таба, битараф булмаганнар аңа ярдәмгә килә. Тик бер, берничә кеше генә дөньяны үзгәртә алмый шул. Кешеләрнең аңына әле эт-мәчеләрне рәнҗетү, аларны язмыш кочагына ташлауның зур гөнаһ булуын, кешелексезлек, рәхимсезлек икәнен аңлату өчен дә мондый үрнәкләр генә җитми. Кешедә рәхимлелек тә, нәкъ башка сыйфатлар кебек үк, я бар, я юктыр. “Эт балаларын ферма, оешма яннарына илтеп аталар да аннан бөтен җирдә бәйсез, кыргый этләр йөри, куркыныч дип язалар, җитәкчеләрне тиргиләр. Билгеле, әлеге ташландык эт балалары үсә, балалый, күбәя... Гадәттә нәкъ менә ана эт балаларын ташлыйлар. Һәркем үзенекеләрен стерильләтсә, сораучы, алучы да табыла, өстәвенә, хәзер Балтачта да мондый эш белән шөгыльләнүче шәп белгечләр бар”, – ди Әнисә.

Район үзәгендәге кибетләргә барсаң да, аларның һәркайсы янында ташландык песиләрне очратасың. Шуларны күргән саен, бер песине сыйдыра алмаганнар дип, тиргим үзләрен. Ышанам, минем кебек уйлаучылар күп. Кайберсендә инде аларга мәрхәмәтле кешеләр махсус савытлар куйган, битараф булмаганнар ризык та салып китә.

– Ашау сорап, өзгәләнә генә, аяк атларга да ирек бирми, сумкамда аңа бирерлек бер нәрсә дә юк бит, – ди күптән түгел бер кибет янында өлкән яшьтәге ир-ат. Күренеп тора, нишләргә белми, ташлап китә дә алмый. Бу кибеттә песиләргә ризыклар сатылганын да белми иде булса кирәк, өлкән авыл кешесе песиләр өй ризыгы ашый дип кенә белә бит. Ә минем сумканың берсе әнә шул песи ашавы белән тулы (авыл кибетләрендә сатылмый һәм бездә инде кибете дә юк)... Сөенә-сөенә сыйладык.

Икенче кибеткә барсам, анда тагын мескен җан иясе көтеп тора. Минем пакетлы ашау чыгарганны күреп, җыештыручы хатын-кыз йөгереп чыкты: “Монда гына бирә күрмәгез, болай да бөтен песине безгә китереп аталар!” Песи дә инде читкәрәк китеп ашарга ияләшкән иде бугай инде, тиз генә ашады да кабат элекке урынына йөгерде.

Шөкер, авылларда әле песиләргә мөнәсәбәт уңайрак. Мал-туар асраган кешеләрнең барысында да алар абзарда яши: тамаклары да тук, җылыда да. Дөрес, песи балаларын җыештырып, фермаларга илтеп атучылар да бар. Гадәттә, сыер фермаларына илтәләр. Анда эшләүчеләр, рәхмәт төшкерләре, алардан сөтне жәлләми (әле китереп аткан этләрне, аларның балаларын да өйләреннән ризык алып килеп ашатучылар да бар).

Кызганычка, авыл этләренең дә язмышлары төрле. Бервакыт мәрхүм укытучым Рауза апа белән дә шул турыда сөйләшеп торган идек. Ул да, авылдагы этләр мисалында, аларның төрле язмышка дучар булулары турында әрнеп сөйләгән иде. Үзе капка төпләренә аерым савыт куеп, ничә еллар шундый эт-мәчеләрне ашаткан кеше буларак, шундыйларны ихлас жәлләп, “кадерсез, бәхетсез җаннар”, – дигән иде. Андыйлар әле дә бар, кызганычка. Утыз градуслы салкында да, күз ачкычсыз буран-карда да оясы янына бер эз дә килмәгән (ризык турында сүз дә була алмый!), кыска чылбырына чорналып, берәр рәхимлесе күренмәсме дип өметләнеп көткән шундый җан иясенә: “Кайлардан шушындый хуҗаларга туры килдең?!” – дип, укытучым сүзләрен еш кабатладым бу көннәрдә.

–Тапкансың аптырар нәрсә! Кешегә кадер юк заманда! – диючеләр булыр. Үземә үк: “Этен түгел, хуҗасын жәллә”, – дип әйтүчеләр табылды. Тик ике кулы, ике аягы сау-сәламәт, метр ярымлы чылбырга бәйләп куелмаган кешеләрне, нигәдер жәллисе килми. Кадерсезгә калган кешеләр, килешәсездер, күп очракта үзләре дә гаепле. Ә эт-песиләрнең гаебе нидә?!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре