Каенсар авылы халкы угыз коймагы пешерү йоласын күрсәткән

Арча районы авылларында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Милли хәзинә»  концертлары бара. Анда  авыл халкы  җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын гына түгел, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне дә күрсәтә. Әнә Каенсар авылында яшәүчеләр угыз коймагы пешерү фольклор күренешен тәкъдим иткән.

– Әлеге йола гаилә эчендә генә сакланып калган. Без шуны сәхнәләштереп күрсәттек. Нәзифә апа Җәләева оныклары Нариман белән Нәргизәгә коймак пешерү тәртибе турында сөйләде. Элек сыер бозаулагач, күршеләр бер-берсен угыз коймагы белән сыйлый торган булган. Хәзер дә онытылмый бу гадәт. Күршеләр исә, маллар ишәеп торсын дип, икмәк пешереп алып кергән. Аның бер кисәген сыерга ашатканнар. Менә шул гадәтләрне торгызу өчен дә күрсәттек әлеге йоланы, – ди Каенсар авылы клубы мөдире Энҗе Сафина.

Угыз сөте нәрсә ул? Сыер бозаулагач, аның сөте угызлы һәм тозлырак була. Берничә көн үткәч, коймак пешерергә мөмкин.

Угыз коймагы

Сөткә аз гына чүпрә, шикәр комы һәм 1 йомырка, он салып туглап  кабарырга куясың. Ә инде күпергән камырны майланган табага салып пешерәсе генә кала. Тәме аерыла, коймак калынрак, тыгызрак килеп чыга.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәрия Мифтахова Каенсар угыз коймагы

Көн хәбәре