Каһвә куесына карап...

ХХI гасыр. Һәркемнең кесәсендә Җир шарының теләсә кайсы ноктасы белән элемтәгә керә ала, мәгълүмат алыша торган җайланма. Һәр гаиләдә бер яисә берничә машина.

Өй тулы электроника. Галимнәр тагын 5–10 елдан бар булган халык өч хәрефле чир – яман шешкә каршы прививка ала башлаячак дип ышандыра. Технологияләр шундый, аерым илләр инде Марска экспедиция хәстәрли.

 Бер үк вакытта халыкның олы өлеше көн саен диярлек йолдызнамәләр укый, юлын кара мәче кисеп чыкса, сул җилкәсе аша өч тапкыр төкерә, кемдер үзендә сихер сизеп, акчасын тотып, бозым бетерүчегә торып чаба, төрле күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итүчеләр бар, каты чирләп киткән кеше табибтан да алда им-томчы әбине эзләп табарга мөмкин. Халык һаман да төрле конспирологик теорияләргә, күләгәдәге яшерен хөкүмәтләргә ышана. Фәнни казанышлар көнкүрешкә һәр яклап үткән заманда хәтта спиритизм белән мавыгучылар да бар – үлгән кешенең рухын чакырып китереп, аның белән «элемтә»гә керүче, аралашучылар.

Спиритизм дигәннән. СССР Фәннәр академиясен җитәкләгән Анатолий Александров, сеңелләре спиритизм белән мавыгып киткәч, әтиләренең аларга карап: «Мин әле сезнең Толстой белән Чеховның рухын чакыра алуыгызга ышана да алам, тик менә аларның сез ахмаклар белән икешәр сәгать буе сөйләшүләренә үлгәндә дә ышанмыйм», – диюен көлеп искә төшерә торган булган.

Астрология, йолдызнамәләр җирдә яшәүчеләрнең язмышын йолдызлар белән бәйләп аңлата. Күз алдыгызга китерегез әле: җирдән фәлән мең яктылык елы ераклыгындагы йолдыз теге яки бу кешегә, кайсы билге астында тууына карап, сишәмбе көнне олы проектларга тотынмаска, ә пәнҗешәмбене гыйшык-мыйшыкка багышларга, күңел ачарга куша. Моннан да сәеррәк саташу була аламы? Зурлыгын һәм ераклыгын күз алдына китерү дә авыр булган күк җисеме чагыштырмача кечкенә планетада җан асрап яткан ниндидер бер «вирус»ның көндәлек кыланмышлары өчен җаваплы яисә аларны алдан билгели булып чыга. Ни өчен «вирус» дим. Мәгълүм ки, безгә иң якын йолдыз – Кояш, массасы буенча планетабыздан 330 000 тапкыр, диаметры буенча 110 тапкыр зуррак. Шуңа да карамастан, Кояш – «кызыл кәрлә»ләр дип атала торган төркемгә керә торган чагыштырмача кечкенә яктырткыч. Кояштан дистә мең тапкыр зуррак, миллион тапкыр ераграк йолдызлар күпкә күбрәк. Менә шуларның, имеш, бөтен уйлары синдә – синең кайсы йолдызлыкта булуыңа карап, тормыш-көнкүрешеңә йогынты ясыйлар, язмышыңны билгеләп, сине саклап-яклап торалар. Адәми зат ник шул кадәр беркатлы икән?

Бер-ике ел элек татарча чыга торган мәгълүмат чараларының берсе социаль челтәргә җеннәр чыгаручы хатын турында язма урнаштырган иде. Мине барыннан да ныграк шаккатырганы лайклар һәм репостлар саны булды. Соңыннан күпме җыелгандыр, мин караганда ук меңләгән лайк, рекордлы 147 репост иде. Менә безнең халыктагы аң-белем, менә андагы интеллект! Гади халык ник шуның ишегә ышанучан дигәндә, танышларымның берсе еш әйтә торган җөмләне кабат исегезгә төшерәм. «Чем меньше знаний, тем больше убеждений». Белемең азрак булган саен җыен хорафат, уйдырмаларга, шикле теорияләргә, әкияткә ныграк ышанасың.

Галимнәр, тиешле белеме, эрудициясе булганнар аның ишегә, әлбәттә, көлеп кенә карый. Тик бар кеше дә галим булып бетә алмый шул. Ни гаҗәп, һәртөрле белемгә, гыйлем эстәүгә салкын гына түгел, тискәре караган кешеләр дә бик күп. Гайре табигый нәрсәләргә нәкъ шулар ышана, нәкъ шулар каһвә куесына карап фаразлар кыла, телевизор каршына куеп су кора да аннан соң шуның белән шәпләп дәвалана. Мондый очракларда күз алдына ирексездән Гойя гравюрасы, бигрәк тә аның исеме килеп баса: «Зиһен йокысы албастылар тудыра» («Сон разума рождает чудовищ»). Зиһен, чыннан да, күпләрдә йоклый, күпләрнең дөньяны танып беләсе, галимнәр сүзенә колак саласы, хакыйкатькә омтыласы килми. Аларга ул кирәкми. Аларга нәкъ менә могҗиза, шикле инанулар, сәердән дә сәер хәлләр кирәк.

      Хәлне башкача аңлатырга да мөмкин. Шул ук сабыйлар, мәсәлән, әкият ярата. Сабыйның дөньясы – могҗизаларга гашыйк самими һәм беркатлы дөнья. Әкият, зурдан алганда, өлкәннәргә дә кирәк. Тик аларның үз әкиятләре. Җеннәр, сихер, йолдызнамәләр, спиритик сеанслар, илләр белән идарә итә торган яшерен оешмалар турындагы конспирологик теорияләр, күрәзәче-фаразчылар әйткәннәр.

     Аң-белемгә гади халык белән чагыштырганда якынрак торганнарны без зыялылар дип атыйбыз. Язуларынча, галим-голәмә биеклегенә үк күтәрелә алмаган гади интеллигентларның якынча яртысы һәртөрле мистика, сихер, астрологиягә ышанмый. Калган яртысы ышана, ким дигәндә, кире какмый икән. Әле тагын шуны да билгелиләр: ышанучылар арасында ни өчендер гуманитарийлар күбрәк. Ә төгәл һәм техник фәннәр белән мавыкканнар арасында минем ише «Фома неверующий»лар өстенлек итә икән. Мондый хәл гуманитарийларның күпмедер романтиклыгы, технарьларның күбрәк материалист булуы, татар кебек тотып карамыйча ышанмавы белән аңлатыламы, төгәл әйтү кыен...

     Сүзне милләтебезнең асыл улы Тукай юллары белән тәмамлыйсым килә. «Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул. Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйранә ялган ул».

 

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре