Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе корреспондент-әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТР ФА Археология институтының Урта гасырлар археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Шәрип улы Хуҗинның арабыздан китүе турында хәбәр итә.
Фаяз Шәрип улы Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Идел буе урта гасыр шәһәрләре археологиясе һәм тарихын, шулай ук Татарстанның археологик мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Аның коллегалары, укучылары белән башкарган фәнни хезмәтләре, экспедицияләре, ачышлары һәм күпьеллык эше илкүләм археология фәненең мөһим өлешен тәшкил итә.
Фаяз Хуҗинның агарту эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия иде. Ул үткәннәр турында җанлы, аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйли белде, киң аудиториягә археологик тикшеренүләрнең һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирасының әһәмиятен тирәнрәк аңларга ярдәм итте.
Фаяз Шәрип улының туганнарының, якыннарының, коллегаларының, укучыларының һәм аны белгән, кадерләгән һәркемнең тирән кайгысын уртаклашабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез