Әмма төгәл санына чыга алмыйлар. Аптырагач, интернетны да ачып карадым, тик тәгаен генә бер сан да күзгә чалынмады. Ә халык аларны исемләп белә, ярата бугай. Юкса концерт алып баручысы артистны «Сезнең яраткан җырчыгыз...» дип сәхнәгә чакырмас иде һәм тамашачы гөрләтеп кул чапмас иде. Шулай да алып баручының һәр җырчыны «сезнең яраткан...» дип сәхнәгә чакыруы бераз гаҗәпләндерә. Мине генә түгел, чөнки сәхнәгә чакырылган җырчы турында тамашачыларның: «Тукта әле, кем соң әле бу?» – дип пышылдашканнарын ишеткәнем бар.
Исемен дә белмәгән кешене яратып була микәнни ул? Берәүне дә гаеплисе килми үзе. Фәлән йөз җырчының исемен каян хәтерләп бетерәсең, ди. Ярый әле телевизордан күрсәткәндә исемен язып чыгаралар, әкрен-әкрен истә калдырырга тырышабыз. Әмма, залдагы йөзләгән тамашачыга җырчыны өзелеп ярату хисен көчләп тагып булмый бит. Тамашачы – шундый халык инде ул: берәрсе кул чаба башласа, икенчесе аңа иярергә күп сорамый. Чөнки аның музыкаль яктан надан булып күренәсе килми. Бу – үзенчә, тамашачы этикасы. Әмма бу этика кешедә музыкаль зәвык тәрбияләүгә киртә булып тормый микән, дим. Бүген җыр сәнгатендә дә базар мөнәсәбәтләре урнашты. Кайбер җырчылар үз «тауар»ын кулай бәядән сатып җибәрү өчен ниләр генә эшләми. Җырчы – үзе шагыйрь, үзе композитор, үзе башкаручы, үзе биюче дә. Бу – ни дигән сүз инде? Җыр сәнгатендә профессиональлек кими бара, дигән сүз. Бу хакта сүз кузгатсаң, җырчылар: «Нишлисең, бу хәтле җырчыга җыр җиткереп булмый бит», – диләр. Димәк, шактый җырлар «ничарадан бичара» языла.
Ә тамашачы барыбер гөрләтеп кул чаба. Алкышлар сыегая башласа, эстрада йолдызлары үзләре кул чабып күрсәтәләр, я: «Руки!» – дип кычкыралар. Микрофонны залга таба борып, тамашачыны җырга кушылырга чакыру да – әлеге дә баягы «тауар»ны рекламалау.
Җырчыларны исемләп атап, алар турында ямьсез сүзләр язасы килми. Бер генә нәрсә уйландыра: күңелгә ләззәт бирергә, җанны иркәләргә, музыкаль зәвык тәрбияләргә тиешле җырчыларыбыз киләчәктә шоуменнарга гына әйләнеп калмасмы? Мин, беренче чиратта, эстрада сәхнәсенә менгәннәрен күз алдында тотам. Татар эстрадасы шоу-бизнеска әйләнеп калмасмы, дип шикләнәм. Бизнес ул – акча. Авторлык хокукларын дәгъвалап, җыр язмышын суд карарлары белән бәйләргә омтылу чалымнары сизелә башлады инде.
Язганнарым кемнәргәдер ошамаса, үпкәләмәгез, пажалысты! Сүзне тәмамлар алдыннан янә интернетка күз салдым һәм җырчыларыбыз санын «500», «900» дип язганнарын күргәч, күңелне аптыраш катыш шатлык хисләре биләде. «Менә нинди бай халык без!» – дип кычкырасы килеп китте.
Бу хәтле байлык урыс кардәшләрдән кала тагын кайсы гына халыкта бар икән! Без булдырабыз. Профессиональ җырчы булыр өчен укырга килүче яшьләр саны да арта, дип ишеткәнем бар. Хәтта әти-әниләре: «Баламнан җырчы ясагыз, акчасын түлибез», – дип, институтка киләләр, ди. Мондый хәлне ишеткән дә, күргән дә юк иде! Якты киләчәктә халык яратып тыңларлык җырчылар тагын да ишәер, дигән өметләр белән, сезнең яраткан журналистыгыз Риман Гыйлемханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез