Бу язмам - Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган икетуган абыем Илгизнең улы Миннехуҗин Илнар турында.
Илнар 1990 елның 28 августында Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Тукай районы Мусабай авылында 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чаллы автомеханика техникумында белем ала. Самара шәһәрендә солдат хезмәтен намус белән башкара.
Кечкенә чагында ук ул бөтен эшне планлап эшли. Алдына куйган максатына ирешмичә туктамый. «Мин нәчәлник булам», – дип шаярткан Илнар. Әйткән сүзе фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгәндер инде, ул идарә җитәкчесе вазыйфасын башкара.
Илнар авыл малае булып үсә. Авыл эшен, җир эшен ярата. Туган җирен, туганнарын, тормышны, яшәүне ярата Илнарыбыз. Әти-әнисе янына беркөн дә кермичә калмый. Иртәнге дүрттән йөгереп керә дә, әти-әнисен, яраткан сеңлесен шаяртып, яратып уята. «Уяныгыз инде, торыгыз инде, тормышның матурлыгын күрми каласыз бит!» – ди торган була ул.
Дуслары, сыйныфташлары истәлекләреннән күренгәнчә, ул – һәр эштә үрнәк, аек акыл белән фикер йөртә торган, барысын да уйлап эшли торган ышанычлы дус. «Иң камил кешене күрсәтергә дисәләр, мин Илнарны күрсәтер идем», – ди бер сыйныфташы.
Илнарда оештыру сәләте көчле була. Эшне ул өмә белән эшләргә ярата. Тыныч тормышта, тиз генә иптәшләрен җыеп, үз өендә өмә ясап алса, икенче ялда дусларында өмә ясар иде, ди. Эшне, өмәләрне Илнар бәйрәм итеп башкара. Бер якта эш кайнаса, икенче якта шашлыгы, ашы пешә, өстәле әзер була. Шуңа күрә дә ул 30 яшендә өч ел эчендә гаиләсен өйле итә. Бик матур йорт җиткезеп чыгалар алар. Яшь булуга карамастан, тормышын чәчкә кебек ясый. Тиктормас җан була ул. Ашыга... Тегесенә чаба, монысына чаба... Әйтерсең үләсен сизенеп, гаиләсен мул тормышта калдырасы килә аның.
Повестка туганыбызны Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек басуда эзләп таба. Сугышка китү хәбәрен ул кырда эшләгәндә ишетә.
2022 елның 22 сентябрендә Илнар мобилизацияләнә. Беренче көннәреннән үк ул Татарстан флагы беркетелгән «Нива» машинасында яралыларны сугыш кырыннан ташый, алып чыга. Аның кулыннан йөзләгән яралы, һәлак булган дуслары үтә. Волонтер Рүзәл Минһаҗев:
– Каһарман «Нива» инде ул. Аны Илнар Миннехуҗин йөртте. Килүемне белгән саен, «Шагыйрькәем килә бит!» – дип, гел көтә торган булган, – дип искә ала.
Курку белмәс Илнар тагын да чыныга. Иптәшләре арасында ул җитезлеге, осталыгы белән аерылып тора. Иң оста, тиз окоп казучы була. Шуңа күрә аңа «крот» кушаматы бирәләр, ягъни сугышчан «позывное» «Крот» була. Сугышчан дусларын кайгыртып, барлап тора. Бервакытны, ашарга ризыклары беткәч, ул, бер авылга барып, дуңгыз алып кайта. Шуның белән иптәшләрен ачлыктан коткарып кала. Аның җитәкчелегендә әле алар мунча да җиткерәләр, мичен Илнар үзенчә сала.
Егетебез ялга кайтты. Барлык дуслары, туганнары белән күрешеп, очрашып чыкты. Бу вакытта да ул сугышка китәргә ашыга. «Иптәшләрем көтә, миңа китәргә кирәк. Миңа алар белән булырга кирәк. Без бергә булганда гына, Җиңү киләчәк. Безгә ышаныгыз!» – ди ул.
2023 елның 14 ноябрендә гаиләгә, «кара шәлен сөйрәп», кайгы килеп керде.
Авдеевкада көчле сугыш була. 13 ноябрьдә каты бәрелеш вакытында Илнар яралана. Әле яраланган килеш тә ул иптәшләрен сугыш кырыннан ташый, үзенә игътибар итми. Бер дусты аны сугыш кырыннан бер тәүлек буена алып чыга. Героебыз күп кан югалтудан госпитальдә үлә.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, Илнар «Хәрби батырлык өчен» медале, «Батырлык өчен» медале, «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә.
Ул яшәгән йортка 2024 елның 11 июнендә мемориаль истәлек тактасы беркетелде. Шундый «киң күкрәкле, тимер бәдәнле» балаңны, иреңне, туганыңны югалту нәсел-нәсәп өчен хәсрәтнең хәсрәте булды. Кайгы яше елга булып акты...
Истәлекләрдән күренгәнчә, Рүзәл Минһаҗев Илнарның гаиләсенә хәл белергә керә. Энебезнең бәләкәй улы йөгереп чыга да: «Абый, син минем әтине кайчан алып кайтасың?» – дип сорый. Бу вакытта инде әтисенең үлгән хәбәре килгән була.
Тормыш бетте, яшәү көче калмады, дигәндә, улы әнисенең төшенә керә. «Әнием, елама инде, җибәр мине. Мин кайтмыйм инде», – ди ул төшендә.
Шул көннән соң әнисенең күз яшьләрен күрүче булмый. Әни кеше йөрәге белән генә елый. Илнарның хатыны Ләйсән дә бик тырыш, сабыр. Төн буе мендәр кочаклап елап ятса да, балаларына күз яшен күрсәтми ул. Көннәрдән беркөнне Ләйсән, ике баласын җитәкләп, төп нигезгә килеп керә. Күзләре моңсу, яшьле булса да, аннан яшәү көче сизелә бу көнне.
– Әти, әйдә малаемны да, бергәләп, әтисе кебек тырыш, акыллы, эшчән
итеп тәрбиялик әле, – ди ул. Һәм шул көннән бүтән өенә кайтып китми, ирен тәрбияләп үстергән йортта яшәргә кала.
Гөлфинә Хамаева, Минзәлә
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез