Газетага язылу

КАМАЗ генераль директоры киңәшчесе вафат булган

56 яшендә КАМАЗның генераль директоры киңәшчесе Фәйзулла Хөсниев вафат булган. Бу хакта "Вести КАМАЗ" хәбәр итз.

"Беренчел мәгълүматлар буенча, киңәшченең йөрәге инфаркт нәтиҗәсендә туктаган", - диелә хәбәрдә.

Хөсниев компаниягә 2015 елда килгән. Моңа кадәр ике ел "Татэлектромаш" холдингында куркынычсызлык хезмәтен җитәкләгән, полиция хезмәтеннән отставкага чыккан. 2003-2013 елларда ул Яр Чаллы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе белән җитәкчелек иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре