Газетага язылу

Камил хәзрәт Катар делегациясен татар халкының рухи мирасы белән таныштырды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Катар Университеты шәригать факультетының фикъһе мөгаллиме, доктор Яхъя бин Хамад Науйми җитәкчелегендәге делегацияне каршы алды. Мөхтәрәм кунак XX юбилей Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыру алды, әлеге форумның ачылышы 20нче июльдә Татарстан мөфтиятендә узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Мөфти Камиль хәзрәт делегацияне Татарстанда ислам тарихы, татар халкының рухи мирасы, шулай ук Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге – «Хозур» нәшрият йорты, мәгърифәтчелек һәм хәйрия проектлары һ.б. белән таныштырды.

Мөфти аерым игътибарны Нәзарәтнең кулъязма Коръән проектына юнәлтте. Россия мөселманнары өчен ул зур мәгънәгә ия, чөнки хәзерге Россиядә беренче кулъязма мүсхәф булып тора.

Алга таба эшлекле очрашу Нәзарәт һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе буйлап экскурсия белән дәвам итте, кунаклар шәкертләр өчен тудырылган мөмкинлекләр һәм шартлар белән таныша алды.

Казанга сәфәр барышында Катар делегациясе шулай ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булды, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре