Кан дошманнар дуска әйләнгәндә

Үткән атна сәяси вакыйгаларга, сенсацияләргә мул булды. Вашингтонда Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан лидерларының Трамп белән очрашулары, аннан соң уртак өстәл янында мөһим килешүгә ирешүләре зур сәясәтнең шахмат тактасында уйналган гыйбрәтле уеннарның берсе булып тарихка язылды.

Ике ил арасында барган канлы конфликт, ниһаять, үзенең ахыргы чишелешен тапты шикеле. СССРның соңгы елларында ук башланып киткән җәнҗал бик күп үлемнәргә, зур югалтуларга сәбәп булды. Баку, Төркия аркадашлыгына таянып, Таулы Карабахны хәлиткеч сугыш юлы белән үз составына кайтарып алмыйча, ике ил арасындагы бәрелешләр туктарлык түгел иде. Яулап алынган җирләр һәрвакытта да ызгыш алмасы булып тора, бик күп мәгънәсез югалтуларга китерә – тарихның бу төбәктә кешелек дөньясына биргән сабагы шундый иде. Соңгы берничә елда килешмәс ике дошман моны аңлый башлады. Туплар һәм ракеталар теле белән сөйләшүне дипломатик әңгәмәләр юлы белән хәл итүнең отышлырак та, уңышлырак та булуын төшенделәр.

Ләкин вазгыять катлаулы иде. Әледән-әле ут ачулар, чик буе бәрелешләре даими кабатланып торды. Ике илнең дә үсеше өчен тыныч килешү сулар һава кебек үк әһәмиятле иде. Бәхәсле төбәкләрнең күп булуы, Нахичевань Автономияле Республикасының Азәрбайҗаннан Әрмәнстан составындагы Сюник өлкәсе белән аерылып торуы ике ил арасындагы киеренкелекне тәэмин итте. Бакуга үз төбәгенә бару өчен дус булмаган ил җирләреннән үтәргә кирәк. Үзара килешү булмаганда, бик хәвефле юлга әйләнә иде бу төбәк. Мәсьәләне чишүнең ике юлы бар: беренчесе – хәрби көч кулланып Нахичеваньга коридор салу, икенчесе – уртак килешү төзү. Беренче юл бетми торган конфликтка китерә, икенчесен тормышка ашыруда шулай ук катлаулы каршылыклар җитәрлек иде. Сәяси шахмат тактасында бәхәсләшә торган ике илдән тыш Көнбатыш Европа дәүләтләре, Россия, Төркия, Иран катлаулы үз йөрешләрен ясый. Бу сәяси лабиринттан чыгуны гадәттән тыш катлаулы итте. Мәскәү арбитрлыгы ярдәмендә бәхәсне чишеп булмады. Соңгы атналарда Азәрбайҗан–Россия мөнәсәбәтләре бозылды, кискенләште. Ереван да Мәскәү белән уртак табыннан читләшә башлады. Вашингтонга дилбегәне үз кулына алу форсаты килде. Трамп администрациясе мөмкинлекне ычкындырмады. Мөгаен, ике илнең уртак килешүен оештыру Трампның бердәнбер күзгә күренерлек уңышы булгандыр. Килешү Америкадан башка да әзерләнеп беткән иде, билгеле. Якларга гарантия бирүче арбитр кирәк булды. Нәтиҗәдә Нахиеваньга илтә торган юл «Трапның тынычлык һәм чәчәк атуга илтә торган юлы» дип аталачак, инфраструктура һәм төзелеш американнар кулына күчәчәк. Бу юллар язылганда, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан тыныч килешүнең текстын игълан итәргә әзерләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре