Газетага язылу

«Ходай барыбызны да бертигез яраткан»

Рәүф белән көтмәгәндә очраштык. Бик озак еллар күрешмәгәнгә мин аны онытып бетергән идем инде. Беркөнне, моннан берничә ел элек инде бу, нәшрият бинасына килеп керүем булды, ишек төбендә вахтада утыручы ир кеше торып басты да: «О-о, Риман абый, нихәлләрең бар?» – дип күрешергә ике кулын сузды. Кайдадыр күргән бар шикелле, әмма искә төшерә генә алмыйм бит. «Син кем соң?» – дип сорарга уңайсыз.

«Ходай барыбызны да бертигез яраткан»

Моны сизде ул: «Мин – Рәүф, Буада колхоз рәисе булып эшләгән чагымда килгән идегез, рәхәтләнеп гәпләшеп утырган идек», – диде. Очрашуны бөтен ваклыклары белән хәтерләмәсәм дә, кабат күрешүгә бик шатландым. Чөнки Рәүф Гарәфетдинов бик якты күңелле кеше булып истә калган. Колхозда рәислектән киткәч, төрле җитәкче урыннарда эшләгән ул. Ә менә хәзер нәшрият бинасында вахтада утыра. Башка эш эзләмәгән дә. Чөнки Чернобыль афәтен үзендә татып, сәламәтлеге какшаган, илле яшеннән пенсиягә китәргә мәҗбүр булган. Ә күңеле һаман яшь калган. Инде менә ничә ел аралашып, аннан бер генә зарлану сүзе дә ишеткәнем юк.

 

Миңа аның бер гадәте сәер тоелды: бинага кергән һәркемгә кәнфит бирә ул. Беркөнне: «Сменага ничә кило кәнфит өләшәсең?» – дип шаярттым. «Хикмәт килодамыни? Үзең күреп торасың, кешенең шул кәнфит өчен дә күңеле була», – дип, кешегә ярдәм, булганы белән бүлешү турында Коръән сүзләрен китерде. Ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен дә тәмамлаган икән. «Дингә омтылу балачакта да бар иде», – ди. Кайбер көнне Рәүф урынында булмый. Аның белән постта утыручыга: «Бу егет нигә эш урынында түгел?» – дигән булам. Хезмәттәше, гадәттә ниндидер бер җылылык, хөрмәт белән: «Намаз укырга кереп китте, хәзер килә», – дип җавап бирә. Икебез дә елмаешабыз. Рәүфне көтеп алмасам, хәлләр сорашып сөйләшеп тормасак, ул көнне күңелгә нидер җитмәгән кебек тоела.

 

Ярты гасырдан артык төрле биналарда, төрле эшләрдә эшләдем, әмма эшкә килгән һәркемне аягүрә басып каршы алучы, кәнфит бирүчене күргән булмады. «Кеше күп, бәндә аз» дигәндәй, бөтен кеше Рәүф була алмый шул. Кая ул теләкләр тели-тели, кәнфит өләшеп каршы алу, хәтта исәнләшергә «онытучылар» да шактый. Андыйлар үзләрен бер башка югары дип саный. Моны русча «комплекс неполноценности» диләр инде. Татарчалап «тулыр-тулмас» дисәң дә, шәп яңгырый, име! Ә Рәүф: «Ходай барыбызны да бертигез яраткан», – дип елмая һәм: «Кеше гомере буе бер-берсенә яхшылык кылып яшәргә тиеш», – дип тә өстәп куя. Бер уйлаганда, эш көне башланганда Рәүфнең кәнфит өләшүе, уңышлы көннәр теләве – шушы яхшылыкның бер чалымы. Үземнең махсус күзәтеп торганым бар: нәшрият бинасы ишеген ачып кергәннәр арасында борчулары йөзләренә чыкканнар да очрый, ә Рәүфнең кәнфитеннән, матур теләкләреннән караңгы йөзләр яктырып китә.

 

Тагын ни әйтим. Ә-ә, әйтер сүзем бар икән әле. Рәүф телефоныма гармунда үзе уйнап, үзе җырлаган бер язма җибәргән иде. Мәхәббәт турында җыр ул. Ямансу чакларымда шул язманы карыйм, кушылып җырлыйм һәм күңел күтәрелеп китә. Рәхмәт, Рәүф дус! Кәнфитләреңне кызларга да биргәлим. Алар аны рәхмәт укый-укый ала. Кызлар сине белә һәм «Мондый якты кешеләр сирәк булса да бар әле, шөкер!» – диләр.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре