Капитализм

Без капитализм дип аталган иҗтимагый-икътисадый формациядә яшәп ятабыз бит инде. Инде менә өч дистә елдан артык. Шул ук Европа, Төньяк Америка дәүләтләре исә аның белән дүрт гасырга якын «интегә». Россия дә революциягә кадәр аның «тәм-рәхәт»ен шактый татыды.

Бүгенге капитализм ул – трансмилли корпорацияләр, табыш хакына күп нәрсәгә әзер картельләр, комсыз концерн, синдикатлар, риба каера торган банклар, җирнең җелеген суырып баеган нефть бароннары. Икенче яктан карасак, ул – капиталны, аның законнарын иярләп алга киткән, күркәм нәтиҗәләргә ирешкән илләр, алардагы ярыйсы ук яхшы тормыш сыйфаты, шул ук «швед социализмы», егерменче гасырда күпләп яралган социаль дәүләтләр.

Базар мөнәсәбәтләре, шәхси милек, көндәшлек, кешеләр арасындагы тигезсезлек, Карл Маркс әйткән өстәмә түләү (прибавочная стоимость) –  стройның кыйблалары һәм төп әйдәүче көчләре. Капитализмны, гадел строй, дип һич тә әйтеп булмый, чөнки ул баю җәһәтеннән кешенең кешене файдалануы гына түгел, адәми затның геннарында яткан карунлыкны да тулы хутка эксплуатацияләү. Тик, ни генә дисәк тә, ул бар булган кимчелекләре белән дә, үзеннән алда килгән формация – феодализмнан, хокуксыз крестьянның гомере буе җирдә казынуыннан, андагы тиңдәшсез изү, коточкыч түбән хезмәт җитештерүчәнлегеннән күпкә, бик күпкә яхшырак.

Дөнья дүрт гасыр капитализмда яши, дидек. Бу, инде искәртелгәнчә, беренче чиратта капитализм яралган кыйтга – Европага кагыла. Россиягә капитализм соңгарак калып килә, кырысрак була. Үткән гасыр башында ил, ул кырыслыктан, ул гаделсезлектән котылам дип, базардан, шәхси милектән, көндәшлектән баш тартып, башкача тормыш корып та караган иде. Тик җиде дистә ел үтүгә андый яшәештән баш тартырга мәҗбүр булдык. Чөнки ул җәмгыятьнең, яңа төр җитештерү мөнәсәбәтләренең, гомуми үсеш-алгарыш, нәтиҗәлелек, шул исәптән халыкның тормыш сыйфаты, дигәндә капитализм илләреннән калышуын аңладык. Икенчедән, социализм төзеп мәш килгәндә без дөньяда тиңе булмаган тетрәнүләр аша уздык. Теориядә бик тә матур, тик практикада үзен акламаган, кеше табигатенә туры килмәгән (мәсәлән, шул ук җәмәгать милке, кешеләрне мәҗбүри тигезләү) строй, җитмеш елга сузылган олы тәҗрибә дәвамында, үзен дискредитацияләде, дисәк тә, ялгышмабыз. Нәтиҗәдә, «из двух зол выбирают меньшее» кайгыйдәсен үтәп, яңадан капиталистик мөнәсәбәтләргә кайтырга мәҗбүр булдык.

«Капитализмның асылы шул: ул табигатьне, аның биргәннәрен – товарга, товарны капиталга әверелдерә. Тере табигать акрынлап үле алтын коелмаларга, азлар кулына төшкән мең төрле купшылыкка әйләнә. Шул үк вакытта күпчелек халык агулы шлак өстендә утырып кала». Моны Майкл Паренти дигән Америка тарихчысы әйткән. Бераз бәлки арттыргандыр. Тик экологик проблемалар, аларның чишмә башы, бүгенгесе барыбер капитализмга, андагы карунлыкка барып тоташуы барыбызга да мәгълүм. Мәсәлән, шул ук глобаль җылынуны белгечләр углеводородлар чыгару һәм ягудагы ашкынлык, күләмнәрнең елдан-ел артып торуына бәйли. Олыдан-олы, йогынтылы нефть компанияләре экологик оешмаларга буйсынмый, аларны бар дип тә белми. Капиталистка табышның ишәюе, ә дәүләт җитәкчеләренә, хөкүмәтләргә ел саен үсеп торган икътисад, артып торган эчке тулай продукт кирәк. Язылмаган закон шундый. Ә бу инде җирнең ресурсларын елдан-ел күбрәк талау һәм табигатькә зыянның артуы дигән сүз.

Капитализм шундый строй: аның шартларында бае да, ярлысы да акчага табына. Акчага һәм матди байлыкларга. Ә акчаның беренче үзлеген беләбез – ул күпме булса да, җитми. Булган өстенә булсын. Бәндәләр шөкер итә белми. Менә шушы хәл кеше затына чын кеше булып җитешүдә төп киртә түгел микән? Адәми зат рухи байлыкларга мөкиббән булганда гына яхшыра, кешелеклеләнә, иплеләнә, гаделлеккә, шәфкатькә тартыла ала ич. Акча артыннан куганда – юк. Акчаның нинди юллар белән табылуы да мөһим түгел, кем әйтмешли, аннан ис килми.

Ә икенче яктан. Социализм күпмедер инерт строй булса, капитализм мобиль, ул даими хәрәкәттә, эзләнүдә. Көндәшлек шартларында карарлар тиз кабул ителә, тиз тормышка ашырыла. Беркемнең дә җиңеләсе, банкротлыкка чыгасы килми. Капиталист һәрчак уяу. Уяу һәм креатив. Халыкта акча барлыгын белсә, аны үз кесәсенә шудыруның йөз төрле ысулын уйлап таба ул. Нәтиҗәдә кибет киштәләре товарлар белән тула. Көндәшлек даими яңа ысуллар, яңа технологияләр таләп итә. Нәтиҗәдә капитал хуҗасы фән белән, аның казанышлары белән даими дус булырга мәҗбүр. Биредә, бу хәл яхшыгамы, әллә начаргамы, дигән сорау туа. Фармацевтика заводы хуҗасының дуслыгы – яңа, нәтиҗәле дарулар яралу файдага булса, корал җитештерүченең яңа төр кораллар ясавы бары зарарга гына...

Капитализм бәндәне, ярыш сәбәпле, һәрдаим тонуста тота: беркемнең дә «неудачник» исеме аласы килми. Бер яктан бу – даими стресс, икенче яктан – уяулык, тырышлык, диңгез тубыктан булмау. Социализмдагы кебек, бар кеше дә алган 120 сум окладка эшләр-эшләмәс йөрмәү.

Капитализмга алмашка нинди строй килергә тиеш, аңа альтернатива бармы? Бу сорауга җавап әлегә юк. Бәлки аңа алмаш кирәкмидер дә. Аны бары яхшыртасы гынадыр. Ул акрынлап яхшыра да кебек. Бүгенге капитализм ХVIII гасыр капитализмы белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Җиһандагы һәр җан иясе, һәр күренеш камиллек эзләү, яраклашу, үзгәрү юлында бит. Капитализмга да бәлки кайчан да булса ныклап кеше чырае керер, ул комсызлыгын тыярга өйрәнер, рухиятне, шәфкать, игелек ише гомумкешелек кыйммәтләрен дә белә, күрә башлар...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре