Газетага язылу

Кар чистарткыч

«Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк» дигән әйтем бар. Шуның шикелле, беренче карашка тын гына, төссез генә кебек тоелса да, авыл тормышының да үз нечкәлекләре бар инде.

Мондагы халыкның төп бер үзенчәлеге: күршесендә берәр яңалык күрсә, шуны үзендә дә булдырырга тырыша. Моны сизеп алгач, кайчагында мин аз гына шаяртып та куйгалыйм.

Кыш җитсә, матур итеп кар ява бит инде. Кар яуганда, тормыш матурланып, сафланып калган шикелле тоела. Күңелгә ниндидер яктылык ягыла. Без менә шул манзараны сокланып күзәтәбез дә кар көрәргә чыгып китәбез. Бөтен кеше урамда була. Үзара сөйләшеп тә алалар:

– Сәлам, күрше! Хәлләрең ничек? Күптән күргән юк, әйбәтсеңме?

– Ару гына әле, күрше. Кыш көне кая чыгасың инде?! Кар көрәргә генә чыкмасаң…

 

Кар көрәүнең үзенең бер тәме бар аның. Көрәп аласың, арырак ыргытасың. Тәннәр язылып китә. Битләр алсулана. Аркага аз гына тир дә бәреп чыга. Тәнгә дә, җанга да сихәт бирә торган бер шөгыль инде.

Тик бу юлы кар көрәргә дә бик чыгасы килмәде. Ялкаулыкның тәхеткә менгән чагы булдымы, бер-ике көнгә кичегебрәк чыктым. Кар ару гына баскан инде. Вакытында, йомшак чагында тотынмагач, кар ката ул, көрисе килмәслек халәткә керә. Вәт, мин дә карап-карап тордым да… кул селтәдем. Ни дип шулай интегергә тиеш әле мин! Техника заманы хәзер…

Күрше авылдагы баҗайга барып, моның кар көри торган снегоуброщигын алып кайттым. Күрер күзгә җыйнак кына тоелса да, бик зәһәр нәрсә булып чыкты ул. Трактор белән көрәгән шикелле киң алдырып, капка төбен ялтыратып куйдым. Күршеләр йөгереп чыккан бер мәлне:

– Карале, сатып алдыңмыни бу нәрсәне?

– Алдым әле, – дигән булдым сер бирмәскә тырышып, – яшь тә бара хәзер. Сезнең белән ярышып, кар көрәп ятып булмый.

 

– Бик хәйран нәрсә икән бу! Кыйбат торамы соң?

Чама белән генә әйттем инде бәясен. «Да, малай…» – дип башларын кага-кага күршеләр өйләренә ашыктылар… Икенчегә яугач, ике күрше дә өр-яңа кар көрәгеч белән чыктылар. Сатып алып кайтканнар. Мин ул чакта баҗайдан алганын илтеп биргән идем инде. Күрше янына килдем.

– Озак куанычка булсын, малай! Син бигрәк яхшысын эләктергәнсең әле…

– Ә кәк же! – ди теге горурлык беләнрәк. – Булгач, булсын инде ул. Ә син нәрсә көрәк тотып чыктың?

– Ватылды, – дигән булдым. – Кире илтеп бирдем.

Авыл тормышының куанычлы яклары күп инде аның. Ләкин күршеңнең алган техникасы ватылып, кире илтеп бирүе – аерым вакыйга. Моның шулай икәнен күршенең күзләреннән күрдем.

–Бер җайдан миңа да кереп чыгарсың әле, – дидем моның шатлыгын үз файдама борып. – Карале, тавышына кадәр матур синекенең.

 

Ул, әлбәттә, шатланып ризалашты. Ярдәм сорауга караганда, кешегә ярдәм итү рәхәтрәк, чөнки ул синең өстен икәнеңне күрсәтә.

Шулай әле бер, әле икенче күршенең өстенлеген исбатлап яшәгән арада, бөтен урам кар көрәгеч алып кайтты. Хәзер кар яуса, капка төпләре гөрләп тора. Җәен үлән чапкандагы кебек. Минем теге вакыттагы ялкаулык аркасында бөтен авыл кар көрәгечле булды.

Эшләр болайга киткәч, үземә дә алырга туры килер инде. Авылның иң паслитни кешесе кебек йөреп булмас…

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре