Газетага язылу

Кардиолог йөрәк авыртуның иң мөһим билгеләрен атап үтте

Кешенең күкрәк читлеге тирәсендә бик күп органнары урнашкан, шуңа күрә анда авыртуның барлыкка килүе йөрәккә бәйле булмаска да мөмкин. Медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Сергей Васильев «Вечерняя Москва» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә йөрәк авыртуның дүрт төп маркерын атап үткән.

Табиб әйтүенчә, йөрәк авыртуны иң элек авыртуның кайда пәйда булуына карап белергә мөмкин. Йөрәк авырту (стенокардия) гадәттә төп-төгәл күкрәк читлеге уртасында барлыкка килә. Сирәк очракларда гына бераз уңдарак яки сулдарак сизелә, бик сирәк – гәүдәнең башка өлешләрендә тоемлана.

«Йөрәк авыртуы муенга, сул кулга, җилкәгә «бәрергә» мөмкин, ләкин барыбер авыртуның төп урыны күкрәк читлегенең уртасы булып кала», – дип аңлаткан белгеч.

Йөрәк авыртуы «яндырып» ала, нәрсәдер басып торган кебек тоела.  Ә инде күкрәк читлегендә чәнчү яки сызлау невралгиягә бәйле булырга мөмкин.

Авыртуның күпме дәвам итүе дә әһәмияткә ия. Ишемия авыруы, кагыйдә буларак, 20 минут һәм бераз артыграк дәвам итә. Күкрәк читлегендә кыска вакытлы авырту исә йөрәк авыртуны аңлатмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре