Газетага язылу

Кариес һәм тешләрнең тиз бозылучан булуы нәселдән киләме? – Табиб аңлатмасы

Кариес түгел, бәлки тешләрнең бозылуга бирешүчән булуы нәселдән килә. Стоматология клиникалары директоры Максим Лабухин «Российская газета» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, кемнәрнеңдер теш эмале калын булып, кальций, фосфор кебек матдәләрдән торган кристаллары идеаль урнашканлыктан, тешләре дә таза, нык була. Кайберәүләрнең исә эмале йомшак, юка, шуңа күрә тешләре кислоталардан тиз бозыла.

Моннан тыш, табиб билгеләп үткәнчә, төкерек составы нәселдән килергә мөмкин. Аның кайбер ферментлары, теш эмален бик тиз ашап, ялкынсыну китереп чыгара.
Казналыкның анатомик формасы да нәселдән килә. Тешләр бик тыгыз урнашканлыктан, чистартканда, гадәттә кыенлыклар килеп чыгучан. Нәтиҗәдә тешләргә кунык утыра, шуннан – кариес барлыкка килә, дип ачыклык кертеп үткән белгеч.

Гомумән алганда, якыннары кариестан җәфаланган кешеләргә тешләренең бозылу куркынычы якыннарының тешләре кариестан зыян күрмәүчеләрнекенә караганда 40-50 процентка зуррак.

Табиб нәселдәнлек буенча тешләренә зыян килү янаган кешеләргә профилактика чараларын көчәйтергә: ярты елга кимендә бер тапкыр табибка күренергә, кариеска каршы теш пастасыннан, өстәмә гигиена кирәк-ярагыннан (әйтик, теш арасын чистарту өчен җептән) файдаланырга, татлы, крахмаллы ризыкларны чикләргә, кальцийлы, фосфорлы ризыкларны күбрәк кулланырга киңәш иткән.

Белгеч сүзләренә караганда, тешләргә сөт ризыклары, аеруча сыр һәм табигый йогырт, балык, диңгез продуктлары, каты яшелчә, җиләк-җимеш уңай йогынты ясый. “Алма, кишер тешләрне куныктан чистартуга ярдәм итә, аларда бета-каротин, кальций, калий, магний, фосфор. тимер, В, С, Е витаминнары күп”, – дигән табиб. Ул шулай ук күбрәк чиста су эчәргә киңәш иткән. “Су, төкерек күләменә, минераль составына уңай йогынты ясый”, – дигән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре