Газетага язылу

Казан ЦУМында яңа бизнес-үзәк ачыла

ЦУМ креатив кластерының эшлекле блогы – «А» классындагы заманча яңа конгресс-офислар үзәге эшлекле чаралар үткәрү һәм креатив индустрияләр белән шөгыльләнүчеләрнең офисларын урнаштыру өчен күпфункцияле үзәк булып тора.

«Бу аерым бизнес-үзәк түгел, ә Татарстанның иҗади индустрияләре экосистемасының бер өлеше», – диде ЦУМның генераль директоры Ранко Тепавчевич.

 Үзәкнең гомуми мәйданы: 23 000 м²
 Галереяләр мәйданы: 2 200 м²
 Файдалануга тапшыру вакыты: 2026 елның мае

Конгресс-офислар үзәге 4 катта урнаштырылган сыйфатлы офис мәйданчыкларыннан, шулай ук конференцияләр, форумнар, семинарлар, күргәзмә, матбугат конференциясе, лекция кебек төрле чаралар уздыру өчен билгеләнгән универсаль заллардан тора.
 Конгресс-холл (420 кешене сыйдыра) видеотрансляция һәм мультимедиа презентацияләре өчен заманча җиһазлар, синхрон тәрҗемә мөмкинлеге,  Wi-Fi, профессиональ ут җиһазлары, видеоконференц-элемтә, башка җиһазлар белән тәэмин ителгән.
 4 конференц-зал (барлыгы 300 кешене сыйдыра). Һәркайсы мультимедиа һәм профессиональ ут җиһазлары, Wi-Fi, видеоконференц-элемтә, интерактив панельләр белән тәэмин ителгән.
 сөйләшүләр алып бару өчен 3 бүлмә (мактаулы кунаклар өчен сөйләшүләр бүлмәсен кертеп)  видеоконференцэлемтә. аудиосистема белән тәэмин ителгән;
 галерея (2 200 м²);
 индивидуаль эш һәм эшлекле очрашулар өчен коворкинг-зоналар;
 бина түбәсендә ачык терраса (1 300 м²);
 эшлекле чаралар кысасында кофе эчүне оештыру мөмкинлеге;
 автомобиль парковкасы.

Дүртенче каттан Казанның тарихи өлеше күренә. Моннан тыш, бина түбәсенең бер өлеше ачык һавада чаралар үткәрү өчен җиһазландырылган – алардан шәһәрнең матур күренеше ачыла.

«Без бу үзәкне эшлекле туризм өчен тагын бер җәлеп итү ноктасы итеп карыйбыз, чөнки монда бик күп кунакханәләр, Казан Кремле, шәһәр үзәге һәм башка бикурыннар якын урнашкан", – диде Тепавчевич.

Ул шулай ук яңа эшлекле мәйданның халык кәсепләре остаханәләре, гастрономия һәм «Оста-үзәк» белем бирү үзәге янында урнашуын ассызыклады, бу бина арендаторлары һәм Татарстан кәсепчеләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләре булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре