"Kazan Digital Week" халыкара форумы кысаларында тәндәге миңнәрне тикшертергә мөмкин

9, 10 сентябрьдә Казанның тире-венерологик диспансеры табиблары бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Форумда катнашучылар заманча FotoFider аппаратында тәндәге бөтен миң һәм тимгелләрен тикшертә ала.
Бу, үз чиратында, җитди тире авыруларын булдырмаска, башлангыч чорда ук ачыкларга ярдәм итә.

"Трихоскоп ярдәмендә исә чәчләрне һәм баш тиресен дә тикшертеп була. Ул андагы төкләрне күп тапкыр зурайтып күрсәтә. Тикшерү барышында алынган мәгьлүмат махсус программа ярдәмендә эшкәртелә. Әлеге җиһаз ярдәмендә чәчләрнең ни сәбәпле коелуын төгәл ачыклап була", - дип хәбәр итәләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре