"Казан Экспо"да мобилизацияләнгән ир-егетләргә концерт куячаклар

"Казан Экспо"да мобилизацияләнгән кешеләргә концерт куячаклар.

Әлеге чара илгә ярдәм итү һәм Ватанны саклаучыларның рухын ныгыту максатыннан оештырыла.

Чара 30 сентябрьдә 19:30 сәгатьтә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узачак.

Мобилизацияләнүчеләр өчен республиканың иҗат коллективлары патриотик программа белән чыгыш ясаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре