Программага яшь дипломатларның INNOverse50+ программасы, Халыкара ректорлар форумы, Зур Евразия партнерлыгының яшь дипломатлары диалогы кертелгән. Шулай ук катнашучылар Россия Фән һәм югары белем министры һәм Татарстан Рәисе белән очрашты, мәдәни һәм фәнни фестивальләрдә, ачык дискуссияләрдә катнашты. Саммитта Индонезия, Гыйрак, Эфиопия һәм башка илләрдәге оешмалар белән 24 килешү имзаладылар.
Казан глобаль яшьләр саммиты Татарстанда бишенче тапкыр узды. Анда 50 илдән (Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Азәрбайҗан, Мисыр һ.б.) яшьләр эшләре, мәдәният, мәгариф һәм фән министрлары, халыкара оешмалар, югары уку йорты җитәкчеләре, белгечләр һәм алдынгы яшьләр катнашты. Быел чараның төп темасы – «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар».
Чара мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне көчәйтүгә хезмәт итә. Вакыйга сәяси һәм икътисади әһәмияткә дә ия. ИСЕСКО белән хезмәттәшлек 2023 елда нәкъ менә яшьләр саммитында башланды. Ә ике елдан соң оешма Казанга «ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын бирде. Шулай ук саммит нәтиҗәсендә Халыкара балалар оешмалары ассоциациясе формалашты.
INNOverse50+ гамәли программасында 25 илдән килгән 50 яшь лидер катнашты. Ике көн дәвамында катнашучылар халыкара командаларда биш юнәлеш буенча эшчәнлек алып барды. Җиңүчеләр халыкара онлайн укыту платформасында белем алуга лицензия алдылар. Барлык катнашучыларга да Global Innovation Instituteта белем алуга стипендия бирелде. Программа кысаларында Индонезия, Гыйрак, Нигерия һәм башка ил оешмалары белән 14 килешү имзаланды.
Халыкара ректорлар форумында 12 илнең 30 мәгариф учреждениесеннән 40 тан артык кеше катнашты. Алар Россия, Мисыр, Үзбәкстан, Кытай, Индонезия, Малайзия, Сьерра-Леоне, Марокко, Казахстан, Пакистан, Ливия, Угандадан җыелды. Чара ислам илләрендә югары белем бирү системаларын үзгәртүгә багышланган. Катнашучылар заманча университетка кагылышлы төп мәсьәләләр, югары уку йортларының конкурентлыгын арттыру һәм инновацион чишелешләр турында фикер алыштылар. Форум кысаларында Казахстан, Пакистан, Уганда һәм Россия югары уку йортлары арасында 10 килешү төзелде.
Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Meet the Leader Session (җитәкче белән очрашу) форматында яшьләр белән очрашты. Анда яшь буынның Россиянең мәгариф мөмкинлекләре имиджын формалаштырудагы әһәмияте, тиз үзгәрүчән дөньяда күнекмәләрне үстерү, киләчәк турында фикер алыштылар. Шулай ук Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов чит ил министрлары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре белән «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар» түгәрәк өстәлендә катнаштылар.
Зур Евразия партнерлыгының Яшь дипломатлары диалогында 10 илдән 25 белгеч һәм яшьләр катнашты. Аралашу кысасында «Зур Евразия партнерлыгының Яшьләр үлчәме» сессиясе һәм «Зур Евразия хезмәттәшлегенең киңлеге буларак мәгариф» түгәрәк өстәле узды.
Шулай ук саммитта шәһәр халкы һәм туристлар өчен дә төрле чаралар оештырылды: Казан Кирмәнендә Мәдәни фестиваль, «PROнаука в КФУ» фестивале һәм 5 ачык сессия үткәрелде. Саммитның ачык мәйданчыкларында 11500 кеше катнашты.
Лиана Габбасова
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез