Газетага язылу

Казан Кремле янында Россия җыелма командасының иң зур футбол формасын җәйгәннәр

Казан Кремле янында Россия җыелма командасының иң зур футбол формасын җәйгәннәр

Казан Кремле диварлары янында Россия футбол җыелма командасының иң зур формасын җәйгәннәр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу – Россия җыелма командасының тарихтагы иң зур футбол формасы. Нәкъ менә шушы форма белән Россия футболчылары 29 сентябрьдә «Казан Арена»да Иран җыелма командасына каршы иптәшләр матчында беренче тапкыр мәйданга чыгачак.

Татарстан Рәисе Казан халкын һәм шәһәр кунакларын матчка чакырды һәм командага уңышлар теләде.

«Футболга килегез! Егетләребезгә уңышлар телибез!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре