Бу атнада башкала шәһәр һәм авыллар үсеше турында фикер алышу мәйданына әверелә. 20–21 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә X илкүләм «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форум уза. Анда илнең 89 төбәгеннән 100 дән артык белгеч һәм 1500 катнашучы җыела.
Әлеге форумда уңайлы шәһәр мохитен булдыруга багышланган иң яхшы проектлар илкүләм бәйгесенә дә йомгак ясала. Яшьләргә дә игътибар зур була. 19–21 август көннәрендә «Яшьләр һәм шәһәр мохите» дип исемләнгән II Илкүләм яшьләр форумы уза. Анда илнең 52 төбәгеннән 400 ләп кеше катнашыр дип көтелә. Яшь архитекторлар, шәһәр төзүчеләр, урбанистлар, профильле вуз студентлары, белемнәрен арттырып, төрле мастер-класс, дискуссияләрдә катнаша ала.
Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Ересько сүзләренә караганда, ун ел эчендә әлеге форум кече шәһәрләр һәм тарихи авыллар үсеше мәсьәләләрен хәл итә торган төп мәйданчыкларның берсенә әверелгән.
Форум кысасында яшьләр җәмәгать урыннарын үстерүгә кагылышлы үз фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерә ала. «Шәһәр реновациясе» илкүләм оешмасы җитәкчесе Олег Заря яшьләр форумының иң төп максатларының берсе дип әнә шуны атый.
«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Казанда узачак форумның тагын бер мөһим ягын атады.
– Форумда табигый территорияләрне үстерү һәм туризм мөмкинлекләреннән башлап, ишегалларын төзекләндерү, шәһәр җәмәгатьчелеге белән эш алып бару турында фикер алышачакбыз. Безнең төп максат – яңа объектлар төзүдән сыйфатлы, иң беренче чиратта кеше һәм аның көндәлек тормышы исәпкә алынган карарларга күчү, – дип сөйләде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез