Газетага язылу

Казан укучылары имтиханда рекорд куйган

Быел Казанның унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханында 100 баллы нәтиҗәләр саны буенча шәһәр тарихында рекорд куйган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

Аның сүзләренчә, имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча 240 йөз баллы нәтиҗә алынган. 182 укучы максималь балл җыйган, бу үткән ел белән чагыштырганда 24 кешегә күбрәк. Шул ук вакытта 26 укучы берьюлы ике фәннән 100әр балл алуга ирешкән, ә тагын ике укучы өч фәннән иң югары нәтиҗә күрсәткән.

 Быел 22 736 чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшырган. Шуларның 6554е унберенче сыйныф укучылары. Имтиханнар үткәрү өчен 160 пункт оештырылган, аларның эшенә 10 меңнән артык педагог һәм 132 җәмәгать күзәтүчесе җәлеп ителгән. 

– Нәтиҗәләр чыннан да яхшы. Без үз укучыларыбыз белән горурланабыз. Бу аларның хезмәт җимеше. Йөз метрлы дистанцияне әзерлексез йөгереп чыгу мөмкин түгел, ә монда 11 еллык йөз метрлы дистанция, – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре