Казан үзәгендә 100 метрлы торак комплексы төзеләчәк

Казанда "Барселона" торак комплексы каршында һәм Арбитраж суды бинасы янында 100 метрлы торак комплексы төзиячәкләр. Бу хакта "БИЗНЕС Online" басмасы хәбәр итә.

ММЧ мәгълүматлары буенча, төзүче "Баркли" Мәскәү корпорациясе булачак. Участокта эшләр башланган иде инде. Проектның эскизлары килештерүләр уза, әмма комплексның биеклеге - 100 метрдан артмаганлыгы билгеле. Якын арада проектны Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре