Казан халкы Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай кертелә

Акция 5 апрельдә үткәреләчәк.
Татарстан Милли музеена 129 ел тулуның билгеләп үтелүе сәбәпле, бу айда оешма филиалларына бушлай керү көне 5 апрельгә күчерелә. Казан мэриясе сайтында, музейның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта хәбәр ителә.

Шулай итеп, Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар түбәндәге музейларга бушлай керә алачак:
- Габдулла Тукайның әдәбият музеена;
-Горький һәм Шаляпин музеена;
- Ленин музей-йортына;
- Муса Җәлил музей-фатирына;

- Боратынский музеена;
- 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына;.
- Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеена;
- Каюм Насыйри музеена.

Экскурсияләр, мастер-класслар., музей программалары буенча чаралар өчен түләргә кирәк - https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazantsy-smohut-besplatno-posetit-natsmuzey-rt-i-ego-filialy/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре