Казан ханлыгының беренче ханы: Олуг Мөхәммәдме, әллә аның улы Мәхмүдме?

Быел тарих фәненә Алтын Урданың соңгы, Казан ханлыгының беренче ханы дип кереп калган Олуг Мөхәммәднең тууына – 620 ел. Соңгы вакытта аңа башкалада һәйкәл куярга кирәк дигән фикерләр дә ишетелгәләде. Шул ук вакытта Казан ханнарының исемлеген аның улы Мәхмүдтән башлап җибәрүче тарихчылар да байтак. Хакыйкать кайда? Тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин белән шул сорауга җавап эзләдек.

Казан ханлыгының беренче ханы: Олуг Мөхәммәдме, әллә аның улы Мәхмүдме?

– Фаяз әфәнде, Олуг Мөхәммәд – Казан ханлыгына нигез салучы, дигән караш ничек барлыкка килгән? Бу очракта галимнәр нинди чыганакка таянганнар?

– Россия тарих фәненә нигез салучыларның иң элгәреләреннән берсе Андрей Лызлов үзенең 1692 елда тәмамланган «Скифлар тарихы» дигән хезмәтендә Олуг Мөхәммәдне Казан ханлыгына нигез салучы дип атый. Бу фикерне ул билгесез авторның «Казан тарихы» исемле китабыннан алган мәгълүматларга таянып әйтә.

– Билгесез автор турында ниләр билгеле?

– Аны Казан елъязмачысы дип тә йөртәләр. 1530 нчы еллардан башлап, ике дистә елга якын әсирлектә булган рус кешесе. Укымышлы, киң карашлы шәхес булгандыр, күрәсең, ханнарга хезмәт итә, буш вакытларында болгарлар һәм татарлар тарихына караган мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнә. Казан 1552 елда басып алынгач, иреккә чыга, кире Мәскәүгә кайта һәм 1564–1565 елларда мәгълүм әсәрен яза.

– «Казан тарихы» чынбарлыкны яктыртамы?

– Анда Казан җирлегендә булып узган кызыклы фактлар, тарихи вакыйгалар белән беррәттән риваять-легендалар, мифлар, автор фантазиясе белән тудырылган уйдырмалар да шактый урын алган. Аноним автор күбесенчә рәсми рус елъязмаларына таяна, максаты «денсез», «бозык» татарларга каршы озак елларга сузылган «изге» көрәштә Явыз Иванның 1552 елгы җиңүенә дан җырлау була. Максатына ирешү юлында тарихи фактларны аңлы рәвештә бозып күрсәтүдән дә тайчанмый. Атаклы тарихчы Владимир Вельяминов-Зернов «Касыйм ханнары һәм солтаннары турында эзләнүләр» исемле хезмәтендә, әлеге фикер тарихи чыганаклар белән расланмый, дип язып чыга. Галимнәрне анда китерелгән фактларга тарихи чыганак итеп караудан сакланырга чакыра.

– Башка тарихи чыганаклар бу хакта ни сөйли? Кем ул Олуг Мөхәммәд дигән сорауга җавап бармы?

– Олуг Мөхәммәд – Җәләлетдин ханның улы, Туктамыш ханның оныгы. Алтын Урда тәхетенә 1420 елда, Идегәй мирза үтерелгәннән соң утыра. Ике ел да үтми, хан тәхетен Коерчык ханның улы Барак яулап ала. Олуг Мөхәммәд гаскәрләре Литва чигенә килеп туктала. Бөек Литва кенәзе Витовт аңа Барак ханга каршы көрәштә ярдәм кулы суза. Нәтиҗәдә Олуг Мөхәммәд Алтын Урданың көнбатыш өлешендә хакимлеген яңадан торгыза. Ул Витовтның Псков һәм Рязань шәһәрләренә оештырган яуларында катнаша. Төрек солтаны Морад II белән дипломатик мөнәсәбәтләр оештыра. Ниһаять, 1429 елда Алтын Урда ханы Дәүләтбирдегә каршы көрәштә җиңүгә ирешә. Олуг Мөхәммәд хакимиятенең көчәюен күреп торган дошманнары аңа каршы көрәш башлый. Озак елларга сузылган бу көрәш аның Алтын Урда тәхетеннән куылуы белән тәмамлана. Бу хәл 1437 елда була. Ул өч мең чамасындагы гаскәре белән Бөек Мәскәү кенәзлегенең көньяк-көнбатыш чигендә урнашкан Биләү (Белёв) шәһәрчеге янына килеп туктый (11 меңләп халкы булган бу шәһәр административ яктан хәзер Тула өлкәсенә карый).

– Мәскәүлеләргә бу хәл, мөгаен, бик ошап бетмәгәндер?

– Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II көтелмәгән кунакны, гәрчә ул берничә атна гына элек Алтын Урда ханы булса да, шат йөз белән каршы алмый, әлбәттә. Моны Олуг Мөхәммәд тә бик яхшы сизенә. Шуңа күрә Биләү шәһәрен ныгытып калырга омтыла: салкын кыш булудан файдаланып, сугышчылар кальга-шәһәрчек урнашкан тау битен бозга катыралар, калын боз кантарларыннан яңа ныгытмалар төзиләр.

Василий II боз шәһәрчеген һәм анда тупланган гаскәрне тиз генә юкка чыгару, буйсындыру өчен бертуганы Юрийның уллары җитәкчелегендәге 40 мең сугышчыдан торган гаскәрен Олуг Мөхәммәдкә каршы җибәрә. Бу кадәр гаскәрне күреп, Олуг Мөхәммәд башта каушап кала, кенәзләргә берничә тапкыр солых килешүе тәкъдим итә. Әмма тәкъдим кире кагыла. Сугышудан башка чара калмый.

Аның атлылары, тау башындагы боз белән катырылган ныгытма эченнән очып дигәндәй чыгып, күз ачып йомган арада Василий II гаскәрләре өстенә ябырыла. Берничә сәгать эчендә алдан килгән рус отрядлары юк ителә, калганнары куркып чигенә һәм кача. Бу – Олуг Мөхәммәднең үзе дә көтмәгән зур җиңүе була.

Биләү янындагы сугыш уңышлы тәмамланса да, ул биредә артык тоткарланырга кыймый. Түбән Новгородка юнәлә һәм шунда төпләнеп кала. 1439 елда нәкъ менә шуннан Мәскәүгә яу чаба. Шәһәргә керә алмый, әмма шул тирәдәге авыл-калаларны талый, яндыра. 1444–1445 елларның кышында Муромга яу чаба. Василий II аның гаскәрләрен тар-мар итә. Олуг Мөхәммәд бернинди табышсыз диярлек Түбән Новгородка әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Олуг Мөхәммәднең Якуб һәм Мәхмүд исемле уллары 1445 елның җәендә Василий II гаскәрләре белән кабат Суздаль янында очрашалар. Бу юлы алар рус гаскәрләрен тар-мар итеп кенә калмыйлар, кенәзнең үзен дә әсирлеккә алалар. Аннан соң Владимирны кулга төшермәкче булалар, әмма көчле ныгытылган шәһәргә үтеп керә алмыйлар. Муром аша әтиләре янына – Түбән Новгородка кайтып китәләр. Шул ук елны Олуг Мөхәммәд балалары һәм бөтен урдасы белән Курмышка килә.

Шушы вакыйгадан соң Олуг Мөхәммәд исеме тарихи чыганакларда бер тапкыр да телгә алынмый.

«Казан тарихы»ның билгесез авторы язганча, имеш, ул да, кече улы Якуб та, Казанда өлкән улы Мәхмүд тарафыннан үтерелә. Тарихчылар бу хәлне кеше ышанмаслык хәл дип бәялиләр.

Әмма Олуг Мөхәммәднең 1445 елда Курмыш шәһәрендә вафат булуына ышанырга мөмкин. Бу хакта күренекле татар галиме Ризаэддин Фәхретдин дә язып чыга. Кыскасы, Урта Иделгә күчеп килгәч, Олуг Мөхәммәд күпмедер вакыт Биләүдә, Новгородта, Курмышта яшәгән, әмма аның Казанда булуы бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый. Һәм бер генә документ та аны Казан ханы дип атамый. Шунысын да әйтергә кирәк, Казан ханлыгын торгызу аның беренчел планы булса, ул, һичшиксез, иң әүвәл Биләүгә түгел, Казанга килер иде.

– Шулай булуга карамастан, Олуг Мөхәммәд татар халкы тарихының атаклы шәхесләре арасында.

– Шулай булырга тиеш тә, чөнки ул төрки-татар дөньясында искиткеч зур роль уйнаган Алтын Урда дәүләтенең мәшһүр ханнары арасында. Аның, тәхеттән куылып, Урта Иделгә килеп төпләнүенең сәбәбе дә, максаты да яңа җирләр яулап алу түгел, бәлки Болгар җирлегендә Алтын Урданың дәвамчысы сыйфатында яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзү булгандыр. Тик моны ул үзе булдыра алмый кала. Аның хыялы улы Мәхмүд тарафыннан тормышка ашырыла.

– Димәк, Казан ханлыгының иң беренче ханы Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд дип шикләнмичә әйтергә мөмкин?

– Бу хакта русларның Воскресение һәм Никон елъязмаларыннан да укып белергә була. «1445 елның көзендә, – диелә Воскресение елъязмасында, – Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүтәк Казанны сугышып ала һәм, Казан кенәзе Алибәкне үтереп, тәхеткә утыра». Никон елъязмасында да шул ук хәбәр урнаштырылган, бары тик Мәхмүтәкнең Казанга Курмыштан – әтисен соңгы юлга озаткан шәһәрдән килгәнлеге турында өстәмә генә бар. Мәхмүд ханның Казанда кайчанга кадәр тәхет хуҗасы булып торуы билгесез. Тарихчыларның бу хакта төгәл фикере юк. Шунысын әйтергә кирәк, Мәхмүд хан идарә иткән еллар ханлык тарихына иң тыныч еллар булып кереп калган. Бары тик бер тапкыр, 1447 елда гына Владимир һәм Муром шәһәрләренә яу чабыла. Мәхмүд хан, Мәскәү кенәзлеге белән тыныч сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырып, бөтен көчен яңа корылган дәүләтнең икътисадый куәтен ныгытуга юнәлтә. Рус кенәзлекләреннән, Себердән, Урта Азиядән, Кавказдан, Шәрык илләреннән Казанга сәүдә кәрваннары агыла. Казан тиз арада халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Хан казнасын баетуга 1445 елдагы солых килешүе нигезендә Василий II тарафыннан җибәрелә торган салым да үз өлешен керткән.

Мәхмүд ханның гади халык арасында абруе зур була, чөнки илдә игенчелекнең үсүе, һөнәрчелекнең чәчәк атуы халыкка мул тормыш алып барырга мөмкинлек тудырган. Хан һәм аның хөкүмәте тарафыннан үткәрелә торган эчке һәм тышкы сәясәт күпләрдә хуплау тапкан.

Мәхмүд хан үлгәч, аның җәсәден, Алтын Урдада кабул ителгән йолага туры китереп, махсус төрбәгә урнаштыралар. Бу төрбә хәрабәләрен археологлар 1977 һәм 2004 елларда казып тикшерәләр. Галимнәр анда ачылган каберләрнең берсе Мәхмүд ханныкы булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә киләләр.

Мәскәү антропологы Татьяна Балуева, Мәхмүд ханныкы дип аныкланган баш сөяген өйрәнү нәтиҗәләренә таянып, аның скульптор портретын ясый.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре