Казанда бер ир белән хатын-кыз кибеттән балалар киемен урлаган һәм сак хезмәткәренә пычак белән кадаган

Полиция хезмәткәрләре угрыларны бик тиз тоткарлаган.

Казанда бер ир белән хатын-кыз супермаркеттан әйбер урлап, үзләрен туктатырга маташкан сак хезмәткәренә пычак белән ташланган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл кичә кич. 9 августта, Белинский урамындагы “Светофор” кибетләренең берсендә килеп чыккан. Чыганак хәбәренә караганда, ир белән хатын кибеттән балалар киемен урлап чыкмакчы булган. Ишеккә таба барганда, сак хезмәткәре боларның юлына каршы төшкән. Шунда теге ир, кесәсеннән пычак тартып чыгарып, супермаркет хезмәткәренә кадаган.

Сак хезмәткәре авыртудан сыгылып төшкән. Җинаятьчеләр шул арада кибеттән йөгереп чыгып, 89нчы автобуска утырып киткән. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, угрылар тоткарланган да инде. Бу бәндәләр моңа кадәр дә төрмәдә утырып чыккан 42 яшьлек ир-ат һәм 27 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Икесенең дә Казанда яшәве ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре