Казанда БРИКС+ илләре шәһәрләре берлеген оештыру утырышы уза

Казанга дөньяның 20 иленнән 200ләп мэр һәм вице-мэр килде. Алар Татарстан башкаласында бара торган БРИКС+ илләре шәһәрләре берлеген оештыру утырышында катнаша. Чара шәһәр Ратушасында бара. Ул тәүге мәртәбә оештырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк, катнашучылар БРИКС илләре белән генә чикләнми. Утырышта катнашу өчен Иран, Кытай, Һиндстан, Мексика, Төркия кебек ил вәкилләре дә килде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре