Газетага язылу

Казанда фигуралы шуу буенча зурлар арасында Россия Гран-прие башлана

Казанның Спорт сараенда 2026/27 елгы сезонның фигуралы шуу буенча Россия Гран-прие башлана. Ике көн эчендә Татарстан башкаласында дүрт дисциплинада (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз шуу, спорт парлары һәм бозда бию) медальләр уйнатылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Турнир Камилә Вәлиевадан башка уза: 15 октябрьдә билгеле булганча, спортчы авыру сәбәпле ярышларда катнашмаячак. Казанда туган 20 яшьлек спортчы дисквалификациядән соң беренче тапкыр рәсми ярышларда ике программаны да күрсәтергә тиеш иде. Әмма ул социаль челтәрләрдә ярышларда катнашмаячагы турында хәбәр итте.

Җиңүгә дәгъва кылучылар арасында Анна Фролова, Камилла Нелюбова һәм Софья Муравьева бар. Ир-атлар арасында Евгений Семененко фаворитларның берсе булачак, ул быелгы сезонда халыкара дәрәҗәдә җиңү яулады һәм ISU Гран-приеның Кытай этабына чакыру алды.

Казанда узачак Россия Гран-прие расписаниесе:

17 октябрь, шимбә:

13:30 – ир-атлар, кыска программа;
15:15 – хатын-кызлар, кыска программа;
16:55 – спорт парлары, кыска программа;
18:25 – бозда бию, ритм-бию.
18 октябрь, якшәмбе:

13:00 – ир-атлар, ирекле программа;
15:05 – хатын-кызлар, ирекле программа;
17:10 – спорт парлары, ирекле программа;
18:45 – бозда бию, ирекле бию.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре