17 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Эксперт Кулик Россия һәм Һиндстан хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләрен атады
Россия һәм Һиндстан хезмәттәшлеген үстерү өчен төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга, сәүдәгә комачаулый торган киртәләрне бетерергә һәм инвестицион багланышларны гадиләштерергә кирәк.
-
Яңалыклар
Арча районы Бирәзәбаш мәчете кайчан төзекләндереләчәк?
«Авылның мәчете бик иске хәлдә.1902 елда ук төзелгән ул. Җомга, гает намазлары шунда укыла. Башка авылларда гыйбадәтханәләрне яңарту турында ишетеп торабыз. Нигә безнекен төзекләндермиләр? Җыйнак кына яңа мәчет салсалар, хәерлерәк тә булыр иде», – дип сорады Арча районының Бирәзәбаш авылы халкы.
-
Яңалыклар
Сергей Кравцов мәктәпләрдә дәресләрне соңрак башлау тәкъдименә җавап бирде
Мәктәпләр ата-аналарның тәкъдимнәрен, якты көн башлануын һәм башка шартларны исәпкә алып дәресләрнең башлану вакытын үзләре билгели. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов шул рәвешле дәресләрнең башлану вакытын иртәнге 9га күчерү тәкъдименә аңлатма бирде, дип хәбәр итә «РБК»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч пенсионерларның бер өлеше ноябрьдә пенсиягә өстәмә алачагын хәбәр итте
-
Яңалыклар
Казанда фигуралы шуу буенча зурлар арасында Россия Гран-прие башлана
Казанның Спорт сараенда 2026/27 елгы сезонның фигуралы шуу буенча Россия Гран-прие башлана. Ике көн эчендә Татарстан башкаласында дүрт дисциплинада (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз шуу, спорт парлары һәм бозда бию) медальләр уйнатылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнехановка Паркинсон авыруына каршы инновацион препаратлар тәкъдим иттеләр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка ТАЙМ форумында күргәзмә экспозициясе кысаларында югары уку йорты галимнәре тарафыннан эшләнгән инновацион медицина препаратлары тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Интервью
Психолог: «Бәхетле тормышны билгеле бер авырлыкка җиткәнче дип кичектерү дөрес түгел»
Артык авырлык белән көрәшү һәрвакыт дөрес туклану һәм физик активлыкка гына бәйле түгел. Кайчак кеше ябыгырга бик теләсә дә, үзе дә аңламастан, үзгәрешләргә каршы тора. Ни өчен авырлыкны киметүгә ирешкәннән соң да канәгатьсезлек хисе кала? Ризык күңелдәге бушлыкны тутыра аламы?
-
МӨҺИМ
Вакытлы эш: Казанда «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан халыкара бизнес-форумы узды
«ТАЙМ» тәмамланды, вакыт туктамады. Казанда узган II халыкара Россия-Һиндстан бизнес-форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе ел башында ук бу ил илгә эш визиты белән барырга җыенуларын хәбәр итте. Гроссмейстер Сергей Карякин ике арадагы мөнәсәбәтләрне шахмат уены белән чагыштырды. Татарстан Рәисе һинд кунакларына көтелмәгән киңәш тә бирде.
-
Яңалыклар
Татарстанда соңгы техник культураларны җыю дәвам итә
Республикада кыр эшләренең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм туфракны төп эшкәртү турында бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
ТР Төзелеш министры республикада еллык төзелеш планының 97%ка үтәлгәнен хәбәр итте
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Әтиләр көне һәм Юллар хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады
Иртәгә, 18 октябрьдә, Россиядә Әтиләр көне һәм Юллар хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
-
Яңалыклар
Фиджитал-спорт мәктәп программасына өстәмә модуль буларак кертелергә мөмкин
Мәктәп программасына фиджитал-спорт өстәмә модуль буларак кертелергә мөмкин, хәзер Россиянең берничә төбәгендә аны сынау бара, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Россия Мәгариф министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Александр Бугаев.
-
Яңалыклар
Депутат 3 процентлы ташламалы ипотеканың кемнәргә бирелүе турында сөйләде
Авылда яшәүче социаль өлкә һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирендә гомер итүче махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның хатыннары 3 процентлы ташламалы ипотека алырга хокуклы. Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Екатерина Стенякина РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда 1923 һәм 1955 еллардагы температура рекорды яңартылды
Татарстан башкаласында 16 октябрьдә 103 һәм 71 ел элек куелган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
2026 елда Татарстанда хәрби операция катнашучысы булган эшмәкәрләр 700 млн ярдәм алган
2026 елда Татарстанда махсус операция катнашучысы булган эшмәкәрләргә, аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәттә булган эшмәкәрләргә эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары буенча бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен 705 миллион сум юнәлдерелгән.