Газетага язылу

Вакытлы эш: Казанда «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан халыкара бизнес-форумы узды

«ТАЙМ» тәмамланды, вакыт туктамады. Казанда узган II халыкара Россия-Һиндстан бизнес-форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе ел башында ук бу ил илгә эш визиты белән барырга җыенуларын хәбәр итте. Гроссмейстер Сергей Карякин ике арадагы мөнәсәбәтләрне шахмат уены белән чагыштырды. Татарстан Рәисе һинд кунакларына көтелмәгән киңәш тә бирде.

Вакытлы эш: Казанда «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан халыкара бизнес-форумы узды

Башкалада «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан халыкара бизнес-форумы тәмамланды. Рөстәм Миңнеханов чараның пленар утырышында билгеләп үткәнчә, илләр арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен, Казан мәйданы икенче ел рәттән Россия һәм Һиндстан бизнес лидерларын, экспертларны һәм рәсми затларны үзендә җыя.

– Бүген Һиндстан икътисады, дөнья базарындагы вәзгыятькә һәм геосәяси кризиска карамастан, тотрыклылык күрсәтә һәм дөньяның иң зур икътисадлары арасында иң тиз үсүче булып тора. Быел илнең БРИКСтагы рәислеге киләчәк елларга көчле стратегик юнәлешләр күрсәтте. Хәзерге шартларда дәүләтләребезнең хезмәттәшлеге үзара ышаныч, тигезлек һәм уртак файда нигезләренә таяна, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлеккә дә аерым тукталды. Татарстан Рәисе әйтүенчә, ике арадагы элемтәләр сизелерлек алга китте. Бу – шул исәптән, Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстанның Нью-Делидагы сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли башлау белән бәйле. Быел үзара сәүдә зур адымнар белән үсә. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә караганда, товар әйләнеше 1 миллиард доллардан артып киткән. Әлегә анда беренчел сектор чималы һәм продукциясе белән тәэмин итү өстенлек итә. «Безнең хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре күпкә зуррак, дип ышанам. Бүген тагын да тирәнрәк җитештерү, инвестиция һәм технологик кооперациягә күчү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Өстәвенә, Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре Һиндстандагы хезмәттәшләре белән уңышлы эш тәҗрибәсе туплады инде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республиканың нефть-газ химиясе, машина төзелеше кластерына, алга киткән IT-секторга һәм көчле агросәнәгать базасына ия булуына игътибар итте. Инвесторларга биредә төпләнү өчен төрле мәйданчыклар тәкъдим итәргә әзерлек турында әйтте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәгариф, мәдәни һәм спорт элемтәләрен киңәйтүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Хәзерге вакытта Татарстанда Һиндстаннан якынча 1,2 меңгә якын студент белем ала. Казан федераль университеты Һиндстан югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә һәм Россия-Һиндстан университетлары ассоциациясенә керә. “Бүген безнең тарихи нигезебез, тупланган тәҗрибәбез һәм шактый икътисадый мөмкинлекләребез бар. Аларны тәгаен эчтәлек белән – яңа проектлар, инвестицияләр, технологияләр һәм төбәкләр арасында турыдан-туры элемтәләр белән тулыландыру мөһим”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул киләсе елның беренче чирегендә Һиндстанга эш визиты белән барырга җыенулары турында да әйтте. Бу хакта килешүгә форумда катнашырга дип килгән Россиянең Һиндстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар белән сөйләшүләр барышында ирешкәннәр.

– Россия белән Һиндстан арасындагы икеяклы мөнәсәбәтләрне үстерү юлын дәвам иттерү өчен, киләсе ел башында Татарстан делегациясенең Һиндстанга эш визитын түземсезлек белән көтәм, – диде җавап йөзеннән Винай Кумар.

Пленар утырышта шахмат буенча күп тапкыр дөнья чемпионы, гроссмейстер, Россия сенаторы Сергей Карякин да катнашты. Ул Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрне шахмат уены белән чагыштырды.

– Шахматчы буларак әйтә алам: иң яхшы йөрешләр – ул шул мизгелдә башка килгәннәре түгел, ә алдан ук исәп-хисап белән эшләнгәннәре. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов зур җиңүләрнең дөрес сайланган стратегиядән башлануын яхшы аңлый, дип ышанам”, – диде ул.

Билгел булганча, форум кысасында шахмат буенча дуслык турниры узды. Сергей Каяркин әлеге спорт төренең Һиндстанга барлыкка килүен һәм зур үсеш алуын искә төшерде. Россиядә дә көчле спорт мәктәбе гамәлдә. Димәк, хезмәттәшлекне әлеге юнәлештә дә ныгытырга мөмкин. «Рөстәм Миңнеханов ат белән йөреш ясап кына калмыйча, яңа партия башлады, дип саныйм. Анда Россия белән Һиндстан кара-каршы түгел, ә бер команда өчен уйный һәм әлеге команданың зур җиңүләргә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләре бар», – диде Сергей Карякин.

Уртак юлның кая таба алып барасы билгеле инде.  Һиндстанның Керала штаты хөкүмәте вәкиле Бенси Джордж Татарстан белән хезмәттәшлекне дүрт юнәлештә үстерерү мөмкинлеге турында әйтте. “Республикага визит барышында без хезмәттәшлекне җайга сала алырлык аерым өлкәләрне билгеләдек”, – диде ул. Бу – беренчедән – туризм, икенчедән – аюрведа, йога һәм сәламәтләндерү практикалары өлкәсендә хезмәттәшлек, өченчедән – тәмләткечләр, борыч, кофе сатуны үстерү, дүртенчедән – IT-сектор һәм академик белем бирү, студентлар, укытучылар алмашу программалары.

Пленар утырыш барышында Рөстәм Миңнехановтан киңәш тә сорадылар. «Татарстан турында иң якты истәлек калсын өчен, Казаннан нәрсә алып китәргә тәкъдим итәсез?» – дип кызыксындылар аннан. «Татар кызларына өйләнегез! Моннан да әйбәте юк», – дип ике дә уйламыйча җавап кайтарды Татарстан Рәисе. Янәшәсендә утырган Сергей Карякин, ә аның хатыны яртылаш татар, белән бер-ике сүз аралашып алганнан соң: «Бөтен талантлы шахматчылар татар кызларына өйләнә», – дип тә өстәде. Дөрес сүзгә җавап юк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре