БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
2026–2027 елның кышында гомуми мәйданы 23 миллион квадрат метрдан артыграк булган урам юллары челтәре дүрт подряд оешма тарафыннан каралачак.
Калфаклы сандугач. Халкы аны яратып әнә шулай дип йөртә иде. Быел татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула.
Бөтендөнья татар конгрессы Төбәкне өйрәнүчеләр комитеты оештырган чараның башкалабыздагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә узуы бик урынлы иде.
Цифрлаштыру сәясәте авыл хуҗалыгы тармагына торган саен ныграк үтеп керә. Бүген ясалма фәһем сыер савучы, ветеринар кебек белгечләрнең эзенә басып килә.
Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр.
«Татмедиа» АҖ филиалы – «Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе Илдус Шаһиев вафат булган. Аңа 65 яшь иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә көзге урманда авызын ачып иснәнеп утырган алабай токымлы эте Акдусның фотосын урнаштырган.
Артык авырлык белән көрәшү һәрвакыт дөрес туклану һәм физик активлыкка гына бәйле түгел. Кайчак кеше ябыгырга бик теләсә дә, үзе дә аңламастан, үзгәрешләргә каршы тора. Ни өчен авырлыкны киметүгә ирешкәннән соң да канәгатьсезлек хисе кала? Ризык күңелдәге бушлыкны тутыра аламы?
Шагыйрь иҗатын өйрәнү – бер шәхеснең әдәби мирасын барлау гына түгел, ә милләтнең рухи үсешен, фикерләү рәвешен һәм дөньяга карашын аңлау да.
Авыл кешесенең иртәсе сәгать теле белән түгел, ә кояш чыгу һәм мал-туар тавышы белән исәпләнә. Шәһәр шау-шуыннан ерак, тыныч кына бер почмакта яшәүче гади авыл апасының һәр көне – тырышлык, сабырлык һәм йөрәк җылысы белән сугарылган яңа бит. Көне иртәнге чыклы сукмактан башланып китүче Фәния Хәйруллинаның көндәлек мәшәкатьләре, уй-хисләре һәм тормыш фәлсәфәсе турында булыр язмабыз.
Фикер өстәү
Фикерегез