Бу хәлгә Россия Тикшерү комитеты башлыгы игътибар итә.
Казанда пенсионер хатын мошенниклар аркасында бөтен мөлкәтен югалткан. Билгесез кешеләр аңа шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар, 950 мең сум акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Моннан тыш, хатын-кыз үзенең торак мәйданынннан да колак каккан. Эчке эшләр органнары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.
Бу хәлгә Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да игътибар иткән. Ул Татарстан буенча суд җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эше материалларын Россия Тикшерү комитетының тикшерү органнарына тапшырырга һәм әлеге хәл турында доклад тапшырырга кушкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез