Казанның "Ак барс" көрәш сараенда вузлар арасында көрәш ярышы башланды. Бәйгедә 21 уку йортыннан 130га якын егет бил алыша.
9 авырлык категориясендә узучы турнирның баш хөкемдары - Булат Хәбибрахманов. Бәйге башланыр алдыннан көрәш дөньясында танылган шәхесләр - быел 75 яшен тутырган Рөстәм Гыйбадуллин һәм 70 яшьлек юбилеен билгеләп узган остаз Анатолий Бозин Татарстан Көрәш федерациянең мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез