16-18 майда Казанда “Мәрҗани укулары” X Бөтенроссия фәнни-конференциясе уза. Әлеге чараның башкалада өченче мәртәбә үтүе. “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында галимнәр, дин белгечләре тел, дин, мәгърифәт мәсьәләләрен күтәрде.
Конференция мәгърифәтче Каюм Насыйриныңың тууына – 200, Муса Бигиевның тууына – 150, Бөек Җиңүенең 80 еллыгына багышлана. Галимнәр, татар дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җәмгыятьнең хокукый культурасын үстерү турында сөйләшергә җыена. Гадәттәгечә, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укуларда ислам дине мәктәбен торгызу һәм аңлау, аның вәкилләре мирасын өйрәнү турында фикер алышалар. Әлеге укуларның географиясе елдан-ел киңәя бара.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров әйтүенчә, Мәрҗани иҗаты төпсез кое кебек. Тик бүгенге гыйльми дәрәҗәбез, аңыбыз аның бөтен хезмәтләрен ачарга мөмкинлек бирми. “Әмма без тырышабыз. Соңгы берничә елда гына да мөфтиятебез аның иҗатын өйрәнүдә актив шөгыльләнде”, – диде ул.
 Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгече, философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов фикеренчә, әлеге конференция Мәскәү белән Казанны бәйли, дин белән белемне тоташтыра.
– Мәрҗаниның әсәрләрен күп укыдым. Муса Бигиев белән аерым шөгыльләнәм. Каюм Насыйри... Аларның кайсы гына әсәрен алсаң да, аерым галәм. Анда гизәр өчен махсус скафандр кирәк. Ул исә күп гыйлемнән торырга тиеш, – ди Айдар Хәйретдинов. – Дамир хәзрәт миңа берсендә төнлә шалтырата: “Айдар абый, сиңа бер язма җибәрдем кара әле”, – ди. Муса Бигиевнең “Рәхмәте илаһия борһанлары” китабының яңа редакциясен – русчага тәрҗемәсен җибәргән. Кып-кызыл хата, укый алмадым. Әсәрләрне укырлык, тәрҗемә итәрлек кешеләр юк. Бу – фаҗига. Буыннар чылбыры өзелгән. Яшь галимнәрне үстерергә кирәк. Югары уку укы йортларында дөньяви белем алып, гарәп, фарсы телләре үзләштерүчеләр моңа тотынса, алар бернәрсә дә аңламаячак. Татарстан, Мәскәү Диния Назарәтләренең шундый эш алып баруы – каһарманлык. Буыннар чылбырын ялгар өчен безгә күп көч куярга кирәк. Әгәр югары даирәдәгеләр сәяси ихтыяр дигән нәрсәне таба алса, өмет бар. Таба алмаса, шулай тырмашып окопта яткан кебек шушы эшне башкарачакбыз. Бу темаларны телевизор экраныннан төшермәскә, мәктәпләргә дә кертергә кирәк. Галимнәр үзләре яшәп, халык үзененең сукасы белән сукаласа, арада бәйләнеш булмаса, нәтиҗә булмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез