Проектны 2027 елның 25 маена кадәр әзерләргә кирәк. Белгечләр планлаштыру структурасы элементларын билгеләячәкләр, метроның яңа линиясе зоналары чикләрен куячаклар һәм урам-юл челтәрен үстерү планын төзиячәкләр.
Беренче чиратта яңа линиянең дүрт станциясен Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе (РКБ) ягына, аннары «Каенлык» бакчачылык ширкәтенә таба төзү планлаштырыла. Бу планнар турында элегрәк «Татинвестгражданпроект» ДУПында да искә алганнар иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез