Газетага язылу

Казанда Осиновая урамы автомобиль хәрәкәте өчен өлешчә ябылачак

Казанда бер атнага Осиновая урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте, шәһәр Башкарма комитетында имзаланган күрсәтмәгә сылтама белән, хәбәр итә.

3-9 сентябрьдә 4-нче номерлы йорттан 8-нче номерлы йортка кадәр сузылган юл өлеше ябылачак - анда түбән басымлы газүткәргеч күчерү буенча эшләр башкарылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре