Бүген иртән Казанда Җиңү проспектында булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре барлыкка килде, дип яза "Татарстан-24".
Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ» га сөйләүләренчә, Җиңү проспектында җәяүлене бәрдереп үтергән 22 яшьлек йөртүче исерек булган. Өстәвенә, башлангыч мәгълүматларга караганда, ир югары тизлектә барган.
Агентлыкка хәбәр ителгәнчә, ир төне буе дуслары белән улы тууын билгеләп үткән һәм руль артына исерек килеш утырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез