Автобуслар ике юнәлеш буенча хәрәкәт итә. «Җиңү проспекты» метро станциясе ягына таба бара торган автобуслар халыкны Ямашев проспектында (стадион янындагы тукталыш) көтеп торачак. «Кәҗә бистәсе» метро станциясе ягына таба билгеләнгән шаттлларга Чистай урамы ягыннан утырырга була.
Автобуслар 20:30 сәгатьтә йөри башлый. Аларның билгеләнгән тукталыштан кузгалып китү вакыты шаттлларның халык белән тулуына бәйле булачак.
Шулай ук матчка кадәр һәм аннан соң «Ак Барс Арена» стадионы яныннан уза торган автобус һәм трамвай маршрутлары эше көчәйтелә.
Шул ук көнне, кирәк булган очракта, Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте һәм машина кую урыны чикләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез