Фестиваль башланыр алдыннан Казан Кремле территориясендә милли костюмнарда «Халыклар дуслыгы парады» масштаблы йөреше оештырылачак. Йөреш республиканың башка муниципалитетларында да узачак.
Төп чаралар Казан Кремлендә узачак, анда милли ишегаллары, «Этно-маркет» осталары күргәзмә-ярминкәсе, «Этно-остаханәләр» мастер-класслары, халык уеннары һәм күңел ачулары, шулай ук ачык лекторий тәкъдим ителәчәк.
Чара 11 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальгә килә алмаучылар өчен Татарстан Халыклары дуслыгы йортының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә онлайн-трансляция оештырылачак.
Оештыручылар булып «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы һәм «Белем» Россия җәмгыятенең Татарстандагы филиалы ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе тора.
Чара Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи мирасын ныгытуга, мәдәни һәм тел күптөрлелеген, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез