Газетага язылу

Казанда шәһәр һәм Республика көнендә Клава Кока һәм Jony чыгыш ясаячак

Концерт программасы 17: 00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башлана.

Татарстан башкаласында шәһәр һәм Республика көнендә Клава Кока һәм Jony чыгыш ясаячак. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, концерт программасы «Казан» гаилә үзәгендә 17:00 сәгатьтә башланачак. Программада Россия башкаручыларыннан тыш, татар эстрадасы йолдызлары Гүзәл Уразова һәм Ришат Төхвәтуллин чыгышлары планлаштырылган. Программа барышында шулай ук «Ак Барс» хоккей клубының яңа составы презентациясе узачак.

Концерт салют белән тәмамланачак, ул шәһәр өстендә 22:00 сәгатьтә балкыячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре