Казанда Себер трактын капиталь төзекләндерү эшләре август азагында төгәлләнәчәк

“Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты кысасында, Казанда Себер трактын август азагында төзекләндереп бетерү күздә тотыла. Бу хакта республиканың “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Космонавтлар урамыннан академик Арбузов урамына кадәрге юл өлеше озынлыгы 1,2 чакрым тәшкил итә. Хәзерге вакытта биредәге эшләр 80 процентка үтәлгән. Капиталь төзекләндерү төнге сәгатьләрдә генә башкарыла. Автомобильләр хәрәкәтенә чикләү кертмәү, җәмәгать транспорты эшенә комачаулык тудырмау мөмкинлеге бирә бу.
Проект нигезендә, Себер трактының Попов һәм 8 Март урамнары белән кисешкән чатларында юлны киңәйтү – икедән өч полосага әйләндерү күздә тотыла. Юлчылар иске асфальт-бетон түшәмәне “салдырып”, яңасын салган, юл һәм тротуар бордюрларын алыштырган. Хәзер алар тротуар ясый һәм велосипедчылар юлы өчен билгеләр ясый. Юлны төзекләндерүгә 38 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Юл өлешендә 3 тукталыш павильонын яңарту, 74 билге урнаштыру планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, быел Казанда илкүләм проект буенча тугыз юл өлешен төзекләндерү, шулай ук ике күперне реконструкцияләү, Вознесение трактын төзү күздә тотылган. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Казан шәһәре федераль стандартны үтәргә: юлларның 85 процентын нормативта каралган хәлгә китерергә мөмкин.
“Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты илебез юлларын уңайлы һәм имин итүгә юнәлдерелгән. Илкүләм проектның төп максаты – юллардагы аварияләрдә үлем-китем күрсәткечен 2030 елга 3,5 тапкыр киметеп, 100 мең кешегә нибары 4 һәлакәт очрагын калдыру.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре