Бүген Казанда "Энергопром" халыкара энергетика форумы башлана. Форумда катнашучыларны һәм чара кунакларын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сәламләде.
"Бу - технологик компанияләр һәм фән вәкилләре, экспертлар конструктив әңгәмәләр алып бара, тәҗрибә, кызыклы идеяләр һәм иң яхшы эш үрнәкләре белән алмаша торган мәйдан. Бүгенге кебек тиңе булмаган санкцияләр шартларында мондый очрашулар тагын да зуррак әһәмияткә ия", - диелә хатта.
Михаил Мишустин әйтүенчә, ягулык-энергетика комплексы ил икътисадының мөһим өлеше булып тора, шул исәптән сәнәгать мөмкинлекләрен үстерүдә дә. "Бүген тармак алдында миллионлаган гражданнарыбызның иминлегенә һәм технологик суверенитетка ирешүгә бәйле булган стратегик бурычлар тора. Иң беренче чиратта бу илебезнең энергетик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, энергетика ресурсларының эчке базарын үстерүгә, экспорт мөмкинлекләрен тормышка ашыруга кагыла", - диелә сәламләүдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез