Казанда Вознесенье тракты буенча йөрү вакытлыча бушлай ителде

Татарстан башкаласында Вознесенье тракты буенча йөрү вакытлыча бушлай ителде. Бу хакта трасса сайтында хәбәр ителә.

«2025 елның 17 февралендә 17.00 сәгатьтән Вознесенье трактының түләүле участогы буенча йөргән өчен акча алынмый. Юлда йөрү түләүсез», - диелгән белдерүдә.

Шул ук вакытта түләүле трасса буенча йөргән өчен күпме вакыт акча алынмаячагы билгесез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре